Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алга китеш күзәтелгән районнар арасында Әлмәт тә бар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, узган ел тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 157 млрд. сумлык тәшкил иткән.
Бу җәһәттән 2012 ел белән чагыштырганда алга китеш күзәтелгән муниципаль районнар арасында Әлмәт тә бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, былтыр җәй алар өчен уңай килмәүгә дә карамастан, кредит бурычлары буенча йөкләмәләрне өчтән бергә кыскарта алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа