Реклама
"Кичүчат" хуҗалыгында узган җомга көнне игенчелеккә багышланган конференция узды. Сүз язгы кыр эшләрен ничек үткәрү, чәчүлек материалны әзерләү һәм башкалар турында барды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов быел язгы кыр эшләре планын бераз үзгәртергә туры киләчәген әйтте. Чөнки көзге яңгырлар аркасында эшкәртелмәгән мәйданнар калган, кышын кар аз булды, ә озакка сузылган салкыннар туфрак катламын кирәгеннән артык туңдырды. Шуңа күрә агым суларны тоту буенча эш алып барырга, 3 мең гектарга якын уҗым культураларын яңадан чәчәргә туры киләчәк. Конференциядә идарә белгечләре, Татар агробизнес кадрлары әзерләү институты галимнәре, Россельхознадзор, Гостехнадзор хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы