Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт басуларында урып-җыю эшләренең иң кызган чоры

Мал-туар асраучы авыл хезмәтчәннәре исә дәррәү кубып терлек азыгы әзерлиләр.

Үләннең витаминлы, сусыл вакыты, шуңа күрә дә аны тизрәк чабып, киптереп сәндрәләргә тутырып кую кирәк. Мал азыгын әзерләү районда быел соңарыбрак башланса да, бүгенге көндә аграрийлар эшне кызу темплар белән алып баралар.

Сенажны исә траншейларга тутырып, консервациялиләр. Сенаж массасын таптату - җаваплы эш. Азыклар сыйфаты күпмедер дәрәҗәдә әлеге операциягә дә бәйле бит. Механизаторлар исә үз эшләренең нечкәлекләрен белеп, тырышып хезмәт куялар. Әлбәттә, бу эш зоотехникларның җитди контроле аша тормышка ашырыла.

Печән әзерләүгә районда ел да шактый күп техника җәлеп ителә. Азык әзерләү чорында зур йөкләнеш үзйөрешле азык җыю комбайннарына һәм чапкычларга төшә. Төзек, каралган техника эшне җайлы һәм тиз башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Мал азыгын әзерләүдә кулланыла торган җиһаз-кулланмаларның иң заманчалары һәм тиешенчә әзерлектәгеләре Н.Е.Токарликов исе-мендәге АҖдә, «Ки-чүчат» һәм «Чагылтау» җәмгыятьләрендә булып чыкты.

Әлмәттә басуда урып-җыю эше бара

Узган елны район хуҗалыклары бер шартлы баш малга 35 центнердан артыграк азык берәмлеге туры килерлек итеп яшел масса хәстәрләгәннәр иде. Быел инде әлеге күрсәткечләр артыграк та булыр дип өметләнә аграрийлар. Фермер хуҗалыклары җыйган печәннең дә сыйфаты бик яхшы күренә. Авыл хезмәтчәннәре күпьеллык үлән чабуны тәмамлаганнар, хәзерге вакытта эшләр бары тик «Первомайский» хуҗалыгында гына бара.

Бүгенге көндә 10163 тонна күләмендә печән, 700 тонна силос әзерләнеп, 13615 тонна сенаж салып калдырылган. Терлек азыгы, кагыйдә буларак, хуҗалыкларда алдагы елларга калырлык запас белән җитештерелә. Быел да шулай булачак.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән авыл хезмәтчәннәре туфрак эшкәртү белән дә мәшгуль. Басуларны көзге чәчүгә дә әзерлиләр. Хуҗалыкларда урып-җыю звенолары елдагыча бердәм һәм көйле эшли. Ныклы азык базасы – мул продукция, хуҗалыклар кассасына акча дигән сүз.

Урып-җыю дәвам итә

Август ашыктыра. Авыл хезмәтчәннәренә исә тотрык-лы, яңгырсыз көннәр, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса