Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте – мөһим чор

Хуҗалыкларда печән әзерләүнең иң кызган чорында тоташ яңгырлар явуы район аграрийларын бераз борчылырга мәҗбүр итте.

Нәрсә генә дисәк тә, үләннең иң яшел һәм иң сусыл, витаминнарга бай чагы бит, шуңа күрә дә аны мөмкин кадәр тиз арада җыеп, коры килеш сәндрәләргә тутырып калдыру һәм сенаж базларына салу зарур. Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, файдалы матдәләр шулкадәр күбрәк сакланачак. Ә бу бик мөһим, чөнки мал азыгы сыйфатсыз икән, сөтнең дә майлылыгы бик түбән булачак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим.

Күпьеллык үләннәр быел район басуларының 8761 гектар мәйданын биләп тора. Бүгенге көндә шуның 2488 гектары чабып алынган. Бу 28 процент кына эш башкарылган дигән сүз. Гомумән, быел печәнгә соңарып төштеләр. Шуңа күрә эшлисе дә эшлисе эшлисе әле. Шулай да берничә хуҗалык, шулар арасында «Кичүчат» җәмгыяте, әлеге юнәлештә өлгерлек күрсәтеп, 80 процентка якын эшен төгәлләгән. «Чагылтау», «Союз-Агро» җәмгыятьләре дә печән җитештерүне матур күрсәткечләр белән алып баралар. Ә менә «Ярыш», «Ташкичү», «Агрораздолье», «Чишмә», «Первомайский» хуҗалыклары исә печән әзерләүгә бөтенләй тотынмаганнар да әле.

Аграрийлар быел сенаж әзерләүгә өстенлек бирәләр. План – 10901 тонна дип куелган. Хәзерге вакытта сенаж траншеялары 5861 тонна сусыл азык белән тулыланган. Шулай да авыл хуҗалыгы белгечләре аның  сыйфаты турында онытмаска киңәш итәләр. Кайбер хуҗалыкларның запаста берничә баз сенажы да сакланган икән әле.

Көннәр яңгырлы торса да, авыл хезмәтчәннәре яхшы һава торышы факторын оста кулланалар - сыйфатлы печәнне төргәкли баралар. Шулай, механизаторларның эш көне төгәл исәпләнгән: күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны тизрәк тәмамларга кирәк. Эшне бетерүгә – берьеллык үләннәр чиратта тора.

Мал азыгы әзерләү белән беррәттән аграрийлар  башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләнгә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә оператив рәвештә алып баралар. Мисал өчен инсектицидлар белән 12168 гектар, гербицидлар белән 40588 гектар, фунгицидлар белән 5084 гектар  мәйдан җир эшкәртелгән. Үсемлек яфракларын һәм тамырларын тукландыру да тулы куәттә дәвам итә. Чиста пар җирләре быел 19492 гектар мәйданны алып тора. Бүгенге көндә аның 1983  гектары гына эшкәртелгән, бу 12 процент кына эш башкарылган дигәнне аңлата.

Җәйге көннең авыл кешесе өчен һәрбер сәгате, минуты кадерле. Ару-талуны белми район кырларында хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык, сабырлык теләп калабыз. Көннәр матур булып, уңышны мул итеп  җыеп алырга язсын сезгә, хөрмәтле аграрийлар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса