Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында авыл хезмәтчәннәре чәчүне тулы куәткә алып баруларын дәвам итәләр

Әлмәт районында авыл хезмәтчәннәре чәчүне тулы куәткә алып баруларын дәвам итәләр

Әлмәт аграрийлары хәзерге вакытта арпа, кукуруз, бодай, солы культуралары чәчү белән мәшгуль. 
Бүгенге көндә сабан культуралары 12648 гектар мәйданда җир куенына иңдерелгән. Бу 33,4 процент эш башкарылган дигән сүз. 


Майның беренче яртысында авыл хезмәтчәннәре борчак чәчүне 106,9 процент күрсәткеч белән тәмамлап чыкканнар. 8982 гектар мәйданны биләп торган уҗымнарны тукландыру да тәмамланган. Быел районда соя культурасын 4692 гектар мәйданда чәчү планлаштырылган. Хәзерге вакытта 602 гектарда эшләр башкарылган инде. 
Язгы чәчүдә районның «Союз-Агро», «Кичүчат», «Березовка», «Чагылтау», «Первомайский» җәмгыятьләре һәм Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ алдынгылыкны күрсәтәләр. Тиздән яшелчә утыртуга керешәчәкбез, дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы белгечләре. Яшелчәләргә 63 гектар җир бүлеп бирелгән. 


Орлык чәчү белән беррәттән күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау кебек мөһим эшләр дә алып барыла. Шулай да чәчүлекләрне инсектицидлар, гербицидлар, фунгицидлар белән эшкәртү акрынрак бара баруын.
Көндезге вакытта шактый җылы һава торышы күзәтелә, алга таба бөтенләй кызу булачак дип тә фаразлый синоптиклар. Мондый эсселек шартларында атмосферада һәм туфракта кискен корылык барлыкка килгән очракта авыл хуҗалыгы культураларының вегетация чорын комплекслы яклау аеруча мөһим. 
– Эретмә төеннәрендә катнашмаларны сыйфатлы итеп әзерләргә һәм кыска вакыт эчендә аларны кояш баеганчы яки иртә таңнан кулланырга кирәк. Инфекция фонын исәпкә алып, химик фунгицидлар куллануны 30-50%ка киметергә дә мөмкин. Бу технология пестицид йөкләнешен сизелерлек киметә. Чәчүлекләрне инсектицидлар белән эшкәртүне үсенте 1-2 яфракка куакланганда башкарырга кирәк, – дигән киңәшләрен дә бирә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. 


Чыннан да, көннәр җылыну белән беррәттән корткычлар да уяна бит, үсентеләрне вакытында эшкәртеп өлгермәгән очракта уңышсыз калуың да ихтимал. 
Кыш буе ябылуда яткан мал-туар өчен дә хәзер иркен чор җитте. Җәйләүләргә чыкканда савым кагыйдә буларак икеләтә арта төшә. Сыерның сөте – аның телендә, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Бүгенге көндә районда 1623 баш савым сыеры исәпләнә, алардан 39441 килограмм сөт савып алынган. 

Күпьеллык үләннәрне чабуга, икенче төрле әйткәндә «яшел» уракка төшүне аграрийлар елдагыча июнь башларына дип планлаштыралар. Шулай, игенчеләрнең тырышлыгына кирәкле яңгырлар да өстәлеп, шул ук вакытта җылысы да булса, уңыш та мул булыр, терлекләр дә тук булыр.
 
Резеда Исмәгыйлева 
 
Фото: авторныкы, нейрочелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса