Әлмәт аграрийлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә әзер
Кыш буена басуларны тутырып өелеп яткан кар катламнарының эреп юкка чыгуы тиздән биредә трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячагына ишарә.
Казаннан килгән махсус комиссия хуҗалыклардагы техника торышына уңай бәя бирде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, дәүләт техника күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеген, хезмәтне саклауга, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең һәм үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен карадылар.
Уздырылган тикшерү нәти-җәләре буенча беренче урынга «Союз-Агро» ҖЧҖ лаек дип табылган. 2 нче урынга Н. Е. Токарликов исемендәге АҖ, ә 3 урынга «Кичүчат» ҖЧҖ чыкканлыгы мәгълүм булды.
– Агымдагы елда 35 мең гектардан артык авыл ху-җалыгы культураларын чәчү планлаштырыла, шулардан 22,5 мең гектар мәйданны бөртекле һәм кузаклы культураларга, 11,1 мең гектарны техник культураларга, 2,1 мең гектарны азык культураларына бүлеп бирергә булдык. Аграрийлар уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Хуҗалыклар язгы чәчүне оешкан төстә уздырырга әзер, шулай да аның бит әле дәвамы ничек буласын беребез дә белми. Язын-җәен авыл кешесенең күзе күккә төбәлгән, игенчелектәге уңышлар, нәтиҗәләр һава торышына нык бәйле. Быел уңышлар мул булса иде дип өметләнәбез, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев.
Нәрсә генә дисәк тә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны дәүләт тә ярдәменнән ташламый – төрле субсидияләр һәм грантлар белән ярдәм итеп тора. Бу уңайдан кулланучылар кооперативларына кагылышлы күңелле яңалык килеп иреште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын ныгыту өчен грант алуга мөрәҗәгать итүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алуда катнашырга чакыра. Гаризаларны 3 апрель-дән 3 майга кадәр кабул итәләр. Әлеге грантка ия булырга телүчеләр арасында әлмәтлеләр дә булыр дип өметләнәсе килә. Моннан тыш «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика бәйгесе дә старт алганлыгы билгеле. Ул 13 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. Әлмәт җирлегендә мондый династияләр шулай ук байтак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia