Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Техника әзер, уҗымнар да имин

Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңышка өмет багларга була. Һәрбер хуҗалык бүген тырма-чәчкечләрен, тракторларын тагын бер кат барлап чыга, ягулык-майлау материалларын туплый, орлыкларга тикшерү уздыра.

Машина-трактор паркларында ремонт эшләре кыш дәвамында тулы көчкә алып барылды. Хуҗалыклардагы техниканың торышын һәм ремонт сыйфатын, кагыйдә буларак, махсус республика комиссиясе бәяләячәк. Моңарчы тикшерү нәтиҗәләре буенча ел да «Союз Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Чагылтау» җәмгыятьләре иң яхшылар дип табылып килде, быел да әлеге хуҗалыклардагы әзерлек эшләре югары дәрәҗәдә. 

Фото: ясалма фәһем

Авыл хезмәтчәннәре запас частьләргә кытлык булмавын хәбәр иттеләр. Эшчеләр хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарганнар, чөнки язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аларны тиешенчә ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. 
Көннәр җылы тора, басуларда да карлар эри. Быел кар мул булды, туфракта дым җитәрлек. Аны саклап калу хәстәрен күрергә һәм шушы чорга каралган таләпләрне тиешенчә үтәргә генә кирәк. Бу турыда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» дәүләт учреждениесе белгечләре шулай дип белдерде. 
– Чәчүлекләрнең быелгы беренче язгы тикшерүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, март уртасында кырлардагы кар катламының биеклеге 49 сантиметрдан алып 70 сантиметрга кадәр җитә. Хәзерге вакытта һава температурасы кискен үзгәреп торганда барлыкка килә торган боз кабыгы үсемлекләр өчен куркыныч түгел, – дип саный белгечләр.
Уҗым культураларының үсенте төене яткан тирәнлектә туфракның температурасы -4,9...+1,8°С чикләрендә, температура күтәрелгәндә, үсемлекләр шикәрне бик нык сарыф итәләр, хәзерге вакытта аларның күләме яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә. 
– Бүгенге көндә 2026 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәрләре норма чикләрендә, сирәкләнү табигый сирәкләнү чикләрендә – 10 проценттан артмый. Явым-төшем – яңгырлар, җепшек карлар белән бер үк вакытта температураның күтәрелә баруы карларны тиз эретә. Бу көзге культуралар чәчүлекләре өчен уңайлы, чөнки мондый шартларда алар күксү авыруына дучар ителмиләр. Чәчүлекләрнең торышын төгәл бәяләү вегетациянең тотрыклы башлануыннан соң 10-12 көн узып, үсү билгеләре яхшы күренә башлагач мөмкин булачак, – ди белгечләр.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» дәүләт учреждениесенең Әлмәт бүлеге белгечләре мәгълүматы буенча, язын көзге культураларны тукландыру өчен иң кулай вакыт - һаваның максималь температурасы +6°С, ә тәүлеклек температура уртача +1°С булганда. Азотлы ашламалар белән тукландыруны гектарга 100-150 кг исәбеннән башкарырга тәкъдим ителә. 

Фото: ясалма фәһем
 
Район аграрийлары әлеге киңәшләргә колак салырлар һәм чараларны сыйфатлы итеп башкарып чыгарлар дип ышанып каласы килә.
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса