Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Бруцеллез - терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе

Язгы чорга чыккач авыл халкы каралтысына яңа терлек, кош-корт алып кайта башлый

Бруцеллез - терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе

Язгы чорга чыккач авыл халкы каралтысына яңа терлек, кош-корт алып кайта башлый
Язгы чорга чыккач авыл халкы каралтысына яңа терлек, кош-корт алып кайта башлый

Бу уңайдан ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси хуҗалык ияләрен аеруча уяу һәм игътибарлы булырга чакыра.  
Маллар да кешеләр шикелле үк төрле инфекцияле авыруларга дучар булып торалар. Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыкланып тора. 
Бруцеллез - терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе. Әгәр мондый авыру табылган икән – хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлек юкка чыгарыла дигән сүз. Бруцеллез терлектән кешегә дә йогарга мөмкин бит әле, шул турыда белеп тору мөһим. Әлмәт районы ветеринарлары билгеләп узганча, баштарак бу чир үзен сиздермәскә дә мөмкин. Күпмедер вакыттан соң кешенең аяклары сызлый башлый, ул гел тирли, тәнен бизгәк тота, хәлсез була. Нәтиҗәдә йөрәк, үпкә, ашкайнату, нерв һәм кан тамырлары системасы зарарлана. Бу чирдән дәваланып кына котылу мөмкин түгел икән.
– Әлмәт җирлегендә бу уңайдан ситуация катгый контрольдә. Терлек асраучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Хуҗалык җитәкчеләре күпләп мал сатып алырга уйлаганда иң беренче чиратта район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән киңәшләшә. Оренбург, Башкортостан, Казахстан якларыннан зур партияләр белән мал алып кайтмаска киңәш бирәбез. Бүгенге көндә күрше-тирә яктан терлек алып кайтканда да, 21 көнлек карантин режимын төгәл үтәү таләп ителә. Һәрбер малның каны лабораториягә җибәрелеп, җентекләп тикшерелә. Хәзерге вакытта  без райондагы терлекләрне биркалап, алар турындагы мәгълүматны туплау белән дә мәшгульбез. Язгы чаралар вакытында котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәчәкбез, – дип аңлатма бирделәр Әлмәт районы ветеринария берләшмәсе белгечләре.  
Район ветери-нария бер-ләшмәсе бел-гечләре шулай ук әлмәтлеләргә очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт, сөт ризыклары hәм ит сатып алмаска, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска кирәклеген дә искәртеп үтәләр. Кош гриппын булдырмауга каршы чаралар да гамәлдә.
– Язгы чорга чыккач, без хуҗалыкларга йөреп, кош-кортларның каннарын алып, тикшерүләр уздырып торабыз. Әгәр дә берәр хуҗалыкта кош-корт үлү күбәеп китсә, без тавыкларны тиз арада Казанга җибәреп, анализлар, тикшерүләр уздырабыз. Кош-кортларны күпләп асраучыларны инде без иң беренче чиратта ашатуга игътибар бирергә кирәклеге турында искәртәбез. Бу уңайдан киңәшләребезне биреп, памяткалар да таратып торабыз. Антибиотиклар, дарулар  кирәк булганда да безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бездә бар препаратлар да бар, булмаган очракта заказ белән кайтартабыз. Азыклар сатып алганда килолап түгел, ә ябык пакетлардагыларга өстенлек бирергә чакырабыз. Кошларның авыруына шик туганда яшереп калырга ярамый, тиз арада 8(8553) 44-27-27 телефоны аша ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк, – дип киңәшләрен бирде берләшмә белгечләре.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса