Әлмәт районында язгы чәчүгә әзерлек дәвам итә
Язын чана, кышын арба әзерлә дип юкка гына әйтмиләр халыкта
Авыл хезмәтчәннәре язгы чәчүгә әзерлекне гыйнвар аенда ук башлап җибәрделәр инде, чөнки һава шартлары аркасында быел чәчү эшләре элеккеге уртача сроклардан алданрак башланырга мөмкин.
Һава торышын аңлап бетереп булмый: я каты салкын, я буран, я җылытып куя. Ә авыл хуҗалыгында хезмәт иткән кешеләргә теләсә кайсы вакытта да эш табыла. Аграрийлар үз хуҗалыкларын минераль аш-ламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, техника һәм башка ресурслар белән вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итү ягын карыйлар.
Гомумән алганда, Әлмәт районында быел да 35 мең гектардан артык мәйданда төрле культуралар чәчү план-лаштырыла, алар арасын-да сабан бодае, арпа, солы, көнбагыш, җитен, рапс, борчак һәм горчица. 9276 гектар мәйданны уҗым культуралары биләп тора. Көзге арыш – 430 гектар мәйданда, ә көзге бодай 8846 га мәйданда чәчелгән. Чәчүлекләрен арттырган ху-җалыклар арасында «Кичү-чат», «Актау», «Чагылтау», «Чишмә», «Чулпан», «Аппак» җәмгыятьләрен, Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ атап китәргә кирәк. «Союз-Агро» җәмгыятен аерым билгеләп узмый мөмкин түгел, әлеге хуҗалык чәчүлекләрен 1349 гектарга арттырган. Ә менә «Ярыш», «Березовка», «Первомайский» һәм крестьян-фермер хуҗалык-лары исә киресенчә чәчүлек җирләрен киметә төшкәннәр.
Язгы чәчүгә әзерлек чорында орлыкларның сыйфатлы булуы аеруча мөһим роль уйный. Район буенча бөртекле сабан культуралары орлыкларын салу планы 8144,2 тоннаны тәшкил иткән. Язгы чәчүгә 8400 тоннадан артык (103%) орлык салынганлыгы мәгълүм. Оригиналь һәм элиталы орлыклар 22% тәшкил итә. Шулай да хуҗалыкларга бу репродукцияләрнең күләмен арттырырга кирәк әле.
Булачак уңыш туфракка тиешле күләмдә һәм вакытында минераль ашламалар кертеп калдыруга да бәйле. 2026 елга көзге культуралар өчен «Союз-Агро» җәмгыяте 1 гектарга 43,5 килограмм күләмдә сыек ашлама керткән, ә менә калган хуҗалыклар әлеге тукландыру эшен язгы чорда башкарачаклары турында хәбәр иттеләр.
– Туфракта сыек ашлама-ларның нәтиҗәлелеге үсемлек-ләрнең туклыклы матдәләрне тиз үзләштерүе, аларның тигез бүленүе һәм төгәл дозалау мөмкинлеге исәбенә югары. Сыек ашламалар, традицион гранулалы формалары белән чагыштырганда, югарырак уңыш, кулланганда экономия һәм корылыкка чыдамлык тәэмин итә. Алар шулай ук тамырдан тыш һәм инъекция ярдәмендә тукландыру өчен дә кулланыла ала, бу аларның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. Быел Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ 300 гектар мәйданда, ә «Союз-Агро» ҖЧҖ 105 гектарда известь салуны да планлаштырганнар.
Хәзерге вакытта машина-трактор паркларында ремонт эшләре тулы көчкә дәвам итә. Запас частьләр җитәрлек. Эшчеләр дә үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкара. Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аларны тиешенчә ремонтларга ки-рәклеген һәр механизатор яхшы белә. Шуңа да алар һәр техниканы җентекләп барлап, төзеклеген күздән кичерәләр.
Авыл хезмәтчәннәренә иге-лекле һәм кирәкле эшчән-лекләрендә сабырлык телибез, намуслы хезмәтегез һәм сайла-ган эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт әйтәбез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia