Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы хуҗалыкларында 14 мең тонналап мал азыгы тупланган

Районда мал тоткан хуҗалыклар бик җаваплы чорга – кышлату чорына керделәр.

Әлмәт районы хуҗалыкларында 14 мең тонналап мал азыгы тупланган

 Мал тоткан хуҗалыклар бик җаваплы чорга – кышлату чорына керделәр.

Бу чорда терлекләрне баланс-ланган тукландыру аеруча мөһим шарт булып тора. Борчылырга нигез юк – район хуҗалыкларында 14 мең тонналап мал азыгы тупланган. 
Печән - 16,1 мең тонна, сенаж 21,1 мең тонналап әзерләнгән. Салам 13,8 мең тоннаны тәшкил итә. Гомумән алганда 1 баш терлеккә 28,9 центнер азык әзерләнгән. 2024 елдан калган мал азыгын һәм быелгы бөртекле фуражны кушып исәпләгәндә терлек башына 50 центнердан артык азык берәмлеге туры килә. 
Әлмәт районы хуҗалык-ларында бүгенге көндә 4985 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 1647 се - савым сыерлар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, ел башыннан тулаем савым 110767 центнердан артыгракны тәшкил иткән. Бу узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда күпкә ким. Әлеге кимү күп кенә хуҗалыкларда терлекләрне бетерү белән дә бәйле. Кызганыч, ләкин факт. 
Ел да терлекчеләр алдында бозауларны саклап калу һәм мал нәселен яхшырту кебек әһәмиятле бурыч куела. Бу өлкәдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен сыерларны үз вакытында каплату, таналарны каплатуга әзерләү, буаз таналарны бозаулаганчы алдан ук саварга өйрәтү, массаж ясау, кышкы чорда малларда авитаминоз булмасын өчен аларның рационына витаминлы пре-паратлар, бигрәк тә каротинга бай азыклар кертү сорала. Терлекләре көр, сәламәт булуын теләгән хуҗалыклар әлеге чараларга, шул исәптән бозаулатуга аеруча зур игътибар бирәләр. 
– Бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, сыер сөт бирми. Сыерның лактация чоры 305 көн, калган вакытны ул ял итәргә тиеш, - ди белгечләр.
Арбаңны кыштан әзерлә...
Бүгенге көндә хуҗалыклар машина-тракторларын һәм тагылма агрегатларын кышкы саклауга кую белән дә мәшгуль. Тагылма жир эшкәртү, чәчү, тырма агрегатлары – барысы чистартылып, гараж-остаханәләргә кертеп урнаштырылды. Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүдәге әһәмиятле шартларның берсе булып тора. Бу уңайдан ел да республика белгечләре катнашындагы эшче комиссия авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюны, машина-трактор парклары территорияләрендә тәртип урнаштыруны һәм объектларның көзге-кышкы техниканы ремонтлауга әзерлеген, куркынычсыз һәм уңайлы эш шартларын тәэмин ителешне тикшереп, бәяләп килә. 
Әлмәт районы хуҗалыклары ел да бу тикшерүне уңай уза һәм быел да сынатмаслар дип ышанабыз. Алга таба механизаторлар ремонт белән беррәттән техникага дефектовка үткәрү, запас частьлар кайтартуга да керешәчәкләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, районда төрле маркадагы 364 трактор, 92 берәмлек ашлык җыю комбайны, 27 азык җыю комбайны бар. 2025 ел башыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре 25 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар, техниканы Росагролизинг линиясе буенча сатып алучылар да бар. 
Соңгы өч елда «Союз-Агро» 6 берәмлек «Акрос-585» комбайны, Токарликов АҖ 2 берәмлек «Полесье» комбайны, «Чагылтау» җәмгыяте 2 берәмлек «Нова» комбайны, Абдуллин КФХ бер «Акрос-585» комбайны кайтартканнар. Шулай да бүгенге көндә районда механикалаштыру мәсьәләсе кискен торганлыгы мәгълүм. 
– 92 ашлык җыю комбай-нының 70% ы тузган, шуларның 15е исәптән чыгарылырга тиеш. Машина-трактор паркының куәтен арттырудан кала районда бөртекле культураларны кыска вакыт эчендә җыеп алу өчен механикалаштырылган отряд булдыру мөмкинлеген дә табарга кирәк. Агымдагы елның декабрендә техника паркының яртысына ремонт үткәрү планлаштырыла, шул ук вакытта калган машиналар һәм агрегатлар консервацияләүгә куелырга тиешләр. Әлбәт-тә, хуҗалыклардагы ма-шина-транспорт паркы мастерскойлары мәйданы барысын да берьюлы төзек-ләндерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә график буенча беренче эш итеп мастерскойга ремонт таләп итүче чәчкечләр, культиваторлар, дисклы тырмалар кертелә. Запчастьлар кайтартуда өзеклекләр юк. Техника ремонтлау өчен барлык хуҗалыкларның да урыннары көйләнгән. Авылда техника бик кадерле бит. Ул ватылдымы – эш туктала. Кыр эшләре тәмамлану гына түгел бит әле, фермаларда эш өзлексез бара. Анда да техника бик соралган. Кышын инде әйтеп торасы да юк. Район механизаторлары, ремонтчылары үз эшләрен белә. Ә хуҗалыкларның техникаларын ни дәрәҗәдә кышкы ремонтка һәм саклау-га куюларын, һичшиксез, республика белгечләре бәяләячәк, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.   

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса