Маллар кайгыртуга мохтаҗ
Маллар да кешеләр шикелле үк төрле инфекцияле авыруларга дучар булып торалар.
Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыкланып тора.
Бруцеллез - терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе. Әгәр мондый авыру табылган икән – хуҗалыктагы барлык мөгезле эре терлек юкка чыгарыла дигән сүз. Бруцеллез терлектән кешегә дә йогарга мөмкин бит әле, шул турыда белеп тору мөһим. Әлмәт районы ветеринарлары билгеләп узганча, баштарак бу чир үзен сиздермәскә дә мөмкин. Күпмедер вакыттан соң кешенең аяклары сызлый башлый, ул гел тирли, тәнен бизгәк тота, хәлсез була. Нәтиҗәдә йөрәк, үпкә, ашкайнату, нерв һәм кан тамырлары системасы зарарлана. Бу чирдән дәваланып кына котылу мөмкин түгел икән.
– Әлмәт җирлегендә бу уңайдан ситуация катгый контрольдә. Терлек асраучылар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Хуҗалык җитәкчеләре күпләп мал сатып алырга уйлаганда иң беренче чиратта район ветеринария берләшмәсе белгечләре белән киңәшләшә. Оренбург, Башкортостан, Казахстан якларыннан зур партияләр белән мал алып кайтмаска киңәш бирәбез. Бүгенге көндә күрше-тирә яктан терлек алып кайтканда да, 21 көнлек карантин режимын төгәл үтәү таләп ителә. Һәрбер малның каны лабораториягә җибәрелеп, җентекләп тикшерелә. Хәзерге вакытта без райондагы терлекләрне биркалап, алар турындагы мәгълүматны туплау белән дә мәшгульбез. Көзге чаралар вакытында котыру авыруына каршы вакцинация үткәрү дә гамәлдә, – дип аңлатма бирделәр Әлмәт районы ветеринария берләшмәсе белгечләре.
Район ветеринария бер-ләшмәсе белгечләре шулай ук әлмәтлеләргә очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт, сөт ризыклары hәм ит сатып алмаска, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска кирәклеген дә искәртеп үтәләр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia