Әлмәт районында малларның баш саны кимегән
Әлмәт җирлегендә терлекчелек тармагына соңгы елларда шактый гына игътибар бирелә башласа да, быел кабат малларның баш саны кимегәнлеге мәгълүм булды.
Тавыклар азайган, ә йомырка җитештерү арткан...
Әлмәт җирлегендә терлекчелек тармагына соңгы елларда шактый гына игътибар бирелә башласа да, быел кабат малларның баш саны кимегәнлеге мәгълүм булды.
Киеренке булмаса да, бераз күңелне төшерә. Узган елны мөгезле эре терлекләрнең саны 5271 булса, бүген инде алар 4985 не тәшкил итә. Савым сыерлары 1647 баш калган. Кош-корт һәм башка төр терлекләр дә сизелерлек кимегән булып чыкты. Мисал өчен сарыклар узган елның шушы чорында 2642 баш булган, ә бүген 1876. Кош-корт саны гомумән 14986 башка кимегән. Шуңа да карамастан районда йомырка җитештерү шактый гына арткан. Быелгы ит һәм сөт җитештерү күрсәткечләре дә күңелне күтәрми, чөнки бу өлкәдә дә кимү күзәтелә. 2024 елда 6727 центнер ит җитештерелгән булса, быел ул 5990 центнер гына. Савым күрсәткечләре дә алай мактанырлык түгел. Сәбәбе, әлбәттә, иң беренче чиратта терлекләрнең баш саны кимүдә һәм ясалма орлыкландыруны практикада кулланмауда. Хуҗалыкларны аерым карап узганда шактый гына алга киткәннәрендә дә әлеге мәсьәләгә салкын караш сизелә. Мисал өчен «Чагылтау» хуҗалыгында 40 баш, «Актау» да 48 баш мөгезле эре терлек кимегән. Сәбәбен малларда лейкоз булуы белән аңлаталар. Иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ дә исә кимү күрсәткече 199 башны тәшкил иткән. Алар моны үзләренең бүлекчәләрен Минзәлә районына күчерелүе белән бәйләп аңлаталар. Кайчандыр районда гөрләп торган Слесарев О. В. хуҗалыгы үзенең эшчәнлеген туктату сәбәпле тагын 82 баш терлек минуста. Күп кенә фермер хуҗалыкларының шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күчүе дә йогынты ясамый калмагандыр, әлбәттә. Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар тырышып-тырмашып дигәндәй, югары продуктив таналар сатып алу һәм үз малларын үрчетү исәбенә әлеге кимүләрне кабаттан тулыландыру өстендә эшлиләр. «Кичүчат», «Первомайский» хуҗалыклары, Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ – шундыйлардан. Ә менә «Актау», «Аппак», «Чагылтау» җәмгыятьләре алга таба сөтчелек юнәлешендә эшләүләрен бөтенләй туктатырга уйлаганнар. Бу уңайдан октябрь урталарыннан башлап районда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән махсус комиссия дә эшли икән. Нәтиҗәләрне алар игълан итәчәкләр.
Терлекчелек тармагында тотрыклы эшчәнлек алып баручы хуҗалыклар исә алдагы кышлату чорына сусыл азык белән беррәттән саламын да, печәнен дә җитәрлек әзерләгәннәр. 1 баш терлеккә 28,9 центнер азык туплаганнар. 2024 елдан калган терлек азыгын һәм быелгы бөртекле фуражны исәпкә алганда, бер шартлы башка 50 центнердан артык азык берәмлеге туры килә.
Терлек, кош-корт асраган кеше үзе генә белә инде аның бар мәшәкатен. Кышлатуның иң җаваплы чорында кош-корты да, эре һәм вак мал-туары да аеруча кайгыртуны таләп итә бит. Салкын көннәрдә аларны балансланган рацион белән ашату аеруча мөһим. Иң беренче чиратта сөтлебикәләргә игътибар зур. Күп кенә хуҗалыклар сыерларның сөт бирүенә карап, азыкны микро һәм макро элементлар, туклыклы өстәмәләр белән баетып ашатуның өстенлеген күрәләр. Зоотехниклар танага печән, салам, үгезгә туплый торган, концентрацияле азыклар, фураж кирәк дип саныйлар. Тананы кечкенәдән печән белән тәрбияләргә кирәк ди алар. Аның ашказаны зуррак булган саен, сөте дә күбрәк була икән. Сөт составының күп өлеше судан тора. Әгәр сыер 50 л су эчә икән, ул аз сөтле санала. Ә ашказаны 80-100 л су сыйдырса, андый сыерның сөте күбрәк, ди белгечләр.
Кышкы чорда фермаларда асралучы мал-туарның, кош-кортның сәламәт булуы мөһим. Төп бурыч – авыру-ларны профилактикалау. Хуҗалыкларда түләмә, котыру, бруцеллез һәм лейкоз кебек йогышлы авыруларны булдырмау өчен эпизоотик иминлекне тәэмин итү мөһимлеген яхшы аңлыйлар. Малларның авыруына юл куймау буенча беренче чираттагы бурычлар –вакцинацияләү һәм дезинфекцияләү чараларын вакытында үткәрү. Хуҗалыкта бу эш белән ветеринария табиблары шөгыльләнә. Районның дәүләт ветеринария хезмәте дә ел дәвамында бу бурычны гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара. Терлекләр арасында йогышлы авырулар таралуга каршы көрәш һәм йогышлы авырулар кузгату чыганакларын һәм аларның таралу юлларын ачыклау чараларының берсе - авыл хуҗалыгы терлекләрен маркировкалау һәм исәпкә алу икәнен дә истә тоту зарур. Бу уңайдан Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ уңай эш алып бара. Һәрбер хуҗалыкның эше үзенчә җайга салынган булса да, малларны имин кышлату терлекчеләрнең тырышлыгына һәм эшкә сәләтлелегенә бәйле. Шуңа күрә дә аларның һәрберсе сау-сәламәт була гына күрсен. Нәрсә генә дисәләр дә, авыл җирендә халыкның иң фидакарьләре яши бит. Кулларын селтәп эштән китмәгәннәре, илне-көнне ризыклы, ашлы иткәннәре өчен зур рәхмәт аларга.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia