Әлмәт районында авыл хуҗалыгы тармагында нинди эшләр башкарылган?
Көзнең соңгы аена кергән чорда авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә йомгак ясала.
.
Аграрийлар һәм терлекчеләр киләсе елга булган планнары, уй-фикерләре белән дә уртаклашалар.
Җир сулышы
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда бөртекле һәм кузаклы культуралар 28500 га мәйданнан җыеп алынып, тулаем уңыш 81650 тоннаны тәшкил иткән. Уңдырышлылык күрсәткече уртача - гектарына 28,6 центнер туры килә. Аграрийлар суктырылган кукуруз уңышы 95 мең тоннаны тәшкил итәчәк дип тә фаразлыйлар. 7151 гектар мәйданда ектырылган көнбагыштан 14462 тонна уңыш суктырып алынган, 2035 гектар җирдән урылган рапстан 2560 тонналап уңыш алганнар. Моннан тыш басулардан 1525 тонна яшелчә, 2438 тонна җитен җыелган. Күрсәткечләр артык югары булмаса да, уртача. Иң мөһиме – уңыш вакытында, җитәрлек күләмдә һәм сыйфатлы итеп җыеп алынып, коры килеш амбарларга урнаштырылган.
Туфракны туңга сөрү 25 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, бу 87% тәшкил итә. Бүгенге көндә район кырларында 50 берәмлектән артык техника эшли. Көз көне туфракны төп эшкәртү өчен иң нәтиҗәле агротехник алымнарның берсе-органик һәм минераль ашламалар кертү. Әлеге технология язгы кыр эшләре чорында йөкләнешне киметергә, туфракта туклану элементларын тигез итеп бүләргә, фосфор һәм калий ашламаларының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә. Шуны да билгеләп узарга кирәк, узган ел белән чагыштырганда, чәчүлек мәйданнары быел 1889 гектарга арткан. Район буенча бөртекле сабан культуралары орлыкларын салу планы 8144,2 тоннаны тәшкил итә. Бүгенге көнгә 8400 тоннадан артык (103%) орлык салынган. Оригиналь һәм элиталы орлыкларның 22% ы салынган, ләкин хуҗалыкларга бу репродукцияләрнең күләмен арттыру бурычы кабыргасы белән куелган.
Агымдагы елда районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 3,8 мең тонна минераль ашлама файдаланылган. 1 га чәчүлек мәйданына ул 65,1 кг туры килә. 2026 елга көзге культуралар өчен «Союз-Агро» җәмгыятендә 1 гектарга 43,5 кг сыек ашлама кертелгән, калган хуҗалыклар язгы чорда көзге культураларны тукландыруны планлаштыралар.
Туфракта сыек ашламаларның нәтиҗәлелеге үсемлекләрнең туклыклы матдәләрне тиз үзләштерүе, аларның тигез бүленүе һәм төгәл дозалау мөмкинлеге исәбенә югары. Сыек ашламалар, традицион гранулалы формалары белән чагыштырганда, югарырак уңыш, кулланганда экономия һәм корылыкка чыдамлыкны тәэмин итә. Алар шулай ук тамырдан тыш һәм инъекция ярдәмендә тукландыру өчен дә кулланыла ала, бу аларның нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирә.
Карасаң гына мал була
Сыерның сөте – аның телендә, диләр. Бу чыннан да шулай. Җәйге чорда әзерләнгән печән, салам һәм витаминлы башка төр азык савым күрсәткечләренә бик нык йогынты ясый. Терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм кышлату өчен авыл хуҗалыгы формированиеләре, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар 14 мең тоннага якын печән әзерләгәннәр, 16,1 мең тонна сенаж салып калдырганнар. Силос - 21,1 мең тонна, салам – 13,8 мең тонна күләмдә тупланган. Мал азыгын әзерләү технологик таләпләрнең барлык нормаларына туры китереп башкарылган. Нәтиҗәдә 2024 елдан калган азык запасын һәм быелгы бөртекле фуражларны исәпкә алып, бер шартлы малга 50 центнердан артык азык берәмлеге туры килә дип әйтергә була. Хуҗалыклардагы терлекләрнең потенциалын арттыру максатында төрле азык өстәмәләре, премикслар да кулланылганлыгы мәгълүм. Мисал өчен Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ дәге һәм «Кичүчат» хуҗалыгындагы терлекләрнең рационына 50% сусыл азык (люцерна сенажы, суданка һәм арыш соргосы, кукуруз силосы) һәм 50% концентратлар (арпа, арыш, бодай), сорбент, премикслар, сакланган аксым, сыра вакланмасы, акбур, тоз) кертәләр.
Район хуҗалыкларының икътисади күрсәткечләренә килгәндә, барлык категория-ләрдәге авыл хуҗалыгы продук-циясенең тулаем күләме 9 айда 1 миллиард 633 миллион 146 мең сумны тәшкил иткән, бу 2024 елга карата 110% дигән сүз. Агымдагы елда тулаем продукция күләме үсемлекчелек продукциясен җитештерү хисабына 10% ка арткан. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан акчалата табыш 904 миллион 528 мең сум булган (узган елга карата 111%).
Агымдагы елның 9 аенда районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга федераль һәм республика бюджетларыннан 100 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән, шуның 1 миллион 600 мең сумнан артыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә.
– 2025 елның 1 октябренә район буенча уртача айлык хезмәт хакы 84027 сумны тәшкил итте (2024 елга карата үсеш 35%). Бүгенге көндә хуҗалыкларда хезмәт хакы буенча бурычлар юк, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев. Иң югары хезмәт хакы – «Союз-Агро» җәмгыятендә, биредә эшләүчеләргә 114 меңнән артык акча түлиләр.
Хуҗалык җитәкче-ләре ел да заманча техника сатып алырга тырышалар, чөнки эшнең нәтиҗәлелеге турыдан-туры шуңа бәйле. Районда төрле маркадагы 364 трактор, 92 берәмлек ашлык җыю комбайны, 27 азык җыю комбайны бар. 2025 ел башыннан авыл хуҗалыгы формированиеләре көче белән төрле маркадагы 110 миллион сумлык 25 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Техниканы «Росагролизинг» линиясе буенча сатып алучы хуҗалыклар да бар икән.
– Бүгенге көндә районда механикалаштыру мәсьәләсе кискен тора. 92 ашлык җыю комбайнының 70% ы тузган, шуларның 15е инде исәптән чыгарылырга тиеш. Машина-трактор паркының куәтен арттыру өчен районда бөртекле культураларны кыска вакыт эчендә җыеп алу өчен механикалаштырылган отряд булдыру мөмкинлеген табу сорала, – дип аңлатты Фәнис Шәрәфиев.
Җиргә хуҗа кирәк
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе кулланышта булмаган җирләр турында да сүз кузгатты.
– Тагын бер мөһим мәсьәлә-файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе. Ел башына мондый җирләр район буенча 6371 гектар мәйданны тәшкил иткән иде, шуларның 408,4 гектары инде әйләнешкә кертелде, 5362,6 гектарын файдалануга тапшырасы калды. Әлеге файдаланылмый торган җирләрдән тыш районда банкрот хуҗалыкларның җирләре дә бар («Зәй», «Васильевская», «Н.Михайловка-Р», «Ташкичү»). Әлеге хуҗалыклар буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә азык базасы булдыру һәм югары продуктивлы таналар үстерү буенча терлекчелек комплексы төзү өчен «Биотех» җәмгыятен инвестор буларак җәлеп итү турында эш алып барыла, – диде Фәнис Мизхәт улы.
Ул шулай ук бүгенге көндә уңышлы эшчәнлек алып баручы фермерларны атап узды. Габдрахманов А.М, Шәрифуллин М.М., Абдуллин М.З, Рафиковлар – шундыйлардан. Районда «Авыл», «Возрождение», «Новоникольский», «МТС», «Агропартнер» авыл хуҗалыгы кооперативлары да эшли. Бүгенге көндә әлеге кооперативларга 160 әгъза җәлеп ителгән. Узган ел «Возрождение» кооперативы «Авыл туристлык комплексы» проекты белән 10 миллион сумлык «Агротуризм» федераль грантын откан. Кооперативта автомобильләр тукталышы территориясен төзекләндерү һәм юлларны кору буенча әзерлек эшләре башкарылган. Кунакханә номерларына өлешчә ремонт ясалган (20%). Балалар мәйданчыгы (космик кыр) территориясен төзекләндерү һәм фундаментлар урнаштыру, металл конструкцияләр кую башкарылган. Проектны тәмам-лау вакыты - 2026 елның ноябре.
Агымдагы елда «Новониколь-ский» кооперативы һәм Алексей Заикин да авыл туризмын үстерү буенча грант откан, 2026 елда дәүләт ярдәмен алганнан соң, Абердин Ангусс мәрмәр сыер ите үстерү фермасына кушылган ял базасын төзеп бетерүне ул 2027 елга планлаштырган. Районыбыз терлекчелек тармагы үсеше белән мактана алмый, ләкин шулай да бу тармакта эшләп карарга теләк белдерүчеләрнең елдан-ел арта баруы куандыра. Киләчәктә бәлки мал үрчетү, ит-сөт продукциясе җитештерү буенча да алга китеш булыр дип ышанып каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia