Әлмәт районында көзге эшләр тулы куәт белән дәвам итә!
Район кырларында техника гөрелтесе әле дә ишетелеп тора
Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланып, көзге культураларны чәчү төгәлләнеп килсә дә, башкарыласы эшләрнең иге-чиге юк әле.
Хәзерге вакытта техник культураларны җыю тулы куәт белән дәвам итә. 600 гектардан силоска кукуруз җыйганнар. Бу 63,3 процент эш башкарылган дигән сүз. 320 гектар мәйданда 888 тонна көнбагыш суктырылган. Җитен һәм рапс-ны җыю инде төгәлләнеп килә.
Яшерен-батырын түгел, авыл хезмәтчәннәренең эшчәнлеге һава шартларына бәйле. Явып узган яңгырлар район кырларындагы туфракны тиешле нормалардан артык дымландырды. Сүз дә юк, җиргә дым кирәк, ләкин артыгы да файдага түгел. Хуҗалыкларда булганда игенчеләрдән: «Бу яңгырлар җәй башларында бик кирәк иде дә бит»,- дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Шулай да механизаторлар быелгы яңгырларга бик үк үпкә тотмыйлар, чөнки корылык күпкә начаррак. Шуңа күрә дә һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланып, эшне комплекслы оештырырга тырышалар. Хәзерге вакытта инде 10789 гектар чамасы мәйданны биләгән басуларның туфраклары эшкәртелгән. Бу планда каралганның 37,5 проценты дигәнне аңлата. Әлбәттә, бу мөһим агротехник чараны мөмкин кадәр тиз арада төгәлләү бурычы куелган. Нәрсә генә дисәң дә, календарьда октябрь. Көннәрнең ачылып, җылы һәм аяз торуына ышаныч бик аз. Шуңа күрә кайбер хуҗалыкларда техниканы мөмкин кадәр рациональ эшләтергә тырышалар.
Киләсе ел уңышын бүген кайгырту зарур. Язгы чәчүгә орлыкларны әзерләп кую да мөһим. Район хуҗалыклары сыйфатлы чәчүлек орлык белән генә эш итә. Бу аңлашыла да, авыл хуҗалыгы культураларыннан мул уңыш алыйм дисәң, төп агротехник таләпләрнең берсе сыйфатлы орлык булуын истә тоту зарур. Шуңа күрә дә игенчеләр ындыр табагына кертелгән бөртеклеләрдән иң яхшыларын аерып алып, чәчүлек орлык әзерләп куйганнар инде. Һәм бу аңлашыла да. Яхшы орлык белән эшләүчеләр һәр гектардан 4-5 центнер өстәмә уңыш алуга исәп тота ала. Уңыш язмышы районлаштырылган һәм перспектив сортлар белән эшләүгә дә бәйле. Хуҗалыклардагы 1130 тонналап орлык инкрустацияләнгән. Россельхозцентр филиалында авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларының чәчү сыйфатларын билгеләү буенча мөһим эш алып баралар. Кагыйдә буларак, орлыкларның чәчү сыйфатлары түбәндәге күрсәткечләр белән характерлана: чисталык, үсентелек, яшәү сәләте, дымлылык һәм 100 орлык авырлыгы. Бу процессларда иң мөһиме, һичшиксез, үсентеләрнең үсү сыйфаты. Хуҗалык җитәкчеләре орлыкларның яшәү сәләте күрсәткечләрен билгеләү өчен көзге һәм язгы чәчү алдыннан орлыкларны тикшерүгә бирәләр. Тикшерү барышындагы нәтиҗәләр эш карточкасында теркәлә. Һәр партиянең анализ циклы 7 көн дәвам итә, шушы сроктан соң һәр хуҗалык нәтиҗәләр протоколлары һәм орлыклар белән алга таба эшләү буенча киңәшләр ала.
Үсемлекчелек белән беррәттән терлекчелекне дә үстерү шарт. Бу тармакта районыбыз алдынгылар рәтендә булмаса да, эш шактый гына җайга салынган. Быел малларны уңышлы кышлату максатыннан шартлы һәр баш терлеккә уртача 23,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Шул исәптән 8772 тонна силос салынган, 10675 тонна салам тупланган. Рационны тулыландыру өчен бүгенге көндә дә эш дәвам итә. Савым күрсәткечләренә килгәндә, бу уңайдан «Аппак», «Первомайский», «Актау», «Чагылтау», «Кичүчат», Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ кебек хуҗалыкларны һәм фермерларны телгә алып китәргә була. Аларның тырышлыгы белән бүгенге көндә райондагы 1644 баш сыердан 39292 килограмм сөт савып алынган. Әлбәттә, җәйге чорда әлеге күрсәткечләр күпкә артыграк иде.
Мал тоткан, ит-сөт җитеш-тергән хуҗалыкларны хөкүмәтебез беркайчан да ярдәменнән ташламады, субсидияләр белән ярдәм итеп торырга тырышты. Менә быел да ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сөт юнәлешендә мөгезле эре терлекләр тоту фермалары төзүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итә башлаган. Гаризаларны 29 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр кабул итәләр. Әлеге мөмкинлектән Әлмәт районы хуҗалыклары да файдаланып калыр дип ышанабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia