Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә ярминкәләр башлана

Әлмәт җирлегендә көзге чорда оештырыла торган ярминкәләр быел бераз соңрак - 4 октябрьдән генә башланып китәчәге билгеле булды.

Ярминкәләр башлана

 

 

Әлмәт җирлегендә көзге чорда оештырыла торган ярминкәләр быел бераз соңрак - 4 октябрьдән генә башланып китәчәге билгеле булды.

 

Әлмәтлеләр әлеге ярминкәләрне зур түземсезлек белән көтеп алалар. Чагыштырмача арзан бәя белән азык-төлек запасын тулыландырып калу мөмкинлеген беркемнең дә кулыннан ычкындырасы килми шул.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе элеккеге урынында – «Сәүдә йорты» биләмәләрендә узачак. Сату итү иртәнге 8.00 сәгатьтә башланачак һәм көндезге 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы ярминкә дә азык-төлеккә, яшелчәләргә мул булыр дип көтелә. Әлмәт җитештерүчеләреннән тыш бирегә күрше районнардан да фермерлар, эшмәкәрләр байтак киләчәк, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.

– Иллегә якын җитештерүче үз продукциясен сату мөмкинлегенә ия булачак. Базарга шәһәр халкы нигездә ит, бәрәңге, сөт продукциясе һәм яшелчә алырга килә. Ярминкә барышында әлеге төр продукция мул һәм киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк. «Сыйфатлы ит», Н.Е. Токарликов исемендәге җәмгыятьләр, фермер хуҗалык-лары алып килгән ит һәм сөт продукциясе ассортименты бай булачак. Мөслим районы җитештерүчеләре исә ел-дагыча кош-корт итен күп итеп алып килергә вәгъдә биргәннәр. Чирмешәнлеләр әлмәтлеләрне хәләл сыер ите, ярымфабрикатлар белән куандырачаклар. Түбән Камадан алып килгән казылык һәм деликатеслар, Бөгелмәдән алып килгән алма һәм бал, үзебезнең Әлмәт сөт комбинаты җитештергән май һәм сырлар быел да мулдан булачак. Оренбург якларыннан килгән телне йотарлык татлы, хуш исле кавын-карбыз да әлмәтлеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Кәбестәне һәм аның берничә төрен үзебезнең «Яшелчә үзәне» күп итеп алып киләчәк. Моннан тыш җиләк-җимеш тә алып чыгарга вәгъдә бирделәр әле, – дип аңлатты идарә җитәкчелеге.

Көзге ярминкәләр үзенә күрә бер бәйрәм инде ул. Районның үзешчән коллективлары да чарадан читтә калмаячак, алар быел да ярминкәләргә бәйрәм төсе өстәп, мәйданны моңлы да, дәртле дә җырларга күмәчәкләр. Ярминкәләр ай буе дәвам итәчәк, отышлы мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгы-гыз. Күңелләрегез күтәренке, табыннарыгыз мул булсын, хөрмәтле әлмәтлеләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса