Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында урып-җыю эшләренең 77 проценты башкарылган

Районда урып-җыю эшләренең 77 проценты башкарылган.

Көзнең беренче аеның уртасына да җиттек. Һава торышы «көйсез кияү» шикелле холыксызланып торса да, аграрийлар һәрбер көннең, сәгатьнең кадерен белеп, нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Хәзерге вакытта бөртеклеләр 22590 гектарда ектырылып, 69472 тонна суктырылган. Күп калмаган, хәзер иң мөһиме – бар булганын җыеп алып, коры килеш амбарларга кертеп калдыру.
Уңдырышлылык – район буенча гектарыннан 30,8 центнер туры килә. Әлеге күрсәткеч республика буенча түбән саналса да, моннан да түбәнрәк күрсәткечле тагын берничә район бар.
Көзге бодай уңышы күрсәткече начар түгел – гектарыннан 35,1 центнер чыккан, ә менә көзге арыш күрсәткече түбән – гектарына 26,8 центнер гына туры килә. Әлеге культураның республика буенча күрсәткече дә бер гектарга 33,7 центнер. Арпа да быел Әлмәт басуларында алай мактанырлык уңыш бирмәгән. Уртача күрсәткеч гектарына 29,9 центнер туры килә. 6124 гектар мәйданда сабан бодае ектырылып, 16924 тонна сабан бодае суктырылган. Уңыш уртача гектарыннан 27,6 центнер чыккан. Рапс уңышы да аграрийларны куандырмый. Аны җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә әле 37 процент кына эш башкарылган. 
Кышкы чорда малларны ашату өчен азык әзерләү дәвам итә. Район хуҗалыклары 9888 тонна печән әзерләп, 15595 тонна сенаж салып калдырганнар. Бер баш шартлы терлеккә 14,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу уңайдан эш темпларын көчәйтергә кирәклеге дә көн кебек ачык. Башка районнарда бу күрсәткеч хәтта икеләтә артык. Быел үләннәр куе, сусыл булуга да карамастан, тоташ киткән яңгырлар печән әзерләүгә зыян салды, әлбәттә, ләкин өлгер, җитез хуҗалыклар чабылган үләннәрен вакытында киптереп, сәндрәләргә коры килеш тутырып калдырдылар. 
Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар көзге культураларны чәчүгә керештеләр. Бу уңайдан эш күрсәткече 56 процент тәшкил итә. Шулай итеп, планлаштырылган мәйданнарның яртысыннан артыгы чәчелгән. Туфракны төп эшкәртү дә алып барыла. Әлеге өлкәдә дә эш темпларын арттыру сорала. 

Хуҗалыкларга басудан салам җыю эшләрен дә тизләтергә кирәк, чөнки салам төргәкләре, салам теземнәре булган участоклар көзге кыр эшләрен тоткарлый. «Көзге хезмәт – язгы хөрмәт» дигән әйтемнең асыл мәгънәсен авыл хезмәтчәннәреннән дә яхшырак аңлаучы бармы икән? Тик менә язын хөрмәтле булу өчен көзге сынауны үтү шарт. Шуңа күрә дә аграрийларга көз беткәнчегә кадәр басуларда хезмәт куярга, киләсе ел уңышы сыйфатлы булсын өчен бик каты тырышырга туры киләчәк әле. 
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса