Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Уңыш күрсәткече уртача алганда Әлмәт районы буенча бер гектарга 32,5 центнер туры килә

Сентябрь ае игенчеләребез өчен аеруча мәшәкатьле чор

 

Сентябрь ае игенчеләребез өчен аеруча мәшәкатьле чор

Көзгә кереп барганда табигать аеруча «холыксызлана» башлый бит – көннәр я кыздыра, я суыта һәм тоташ яңгырлар китә.

Игеннәрне җыеп алу да бит әлегә тулысы белән төгәлләнмәгән, терлек азыгы әзерләү дәвам итә, туңга сөрү алып барыла. Параллель рәвештә кырларда салам пресслыйлар. Гомумән, эшләнәсе эшнең иге-чиге күренми. Аграрийлар гадәттәгечә җыелган ашлыкны саклауга кую хәстәрен дә күрә башладылар, киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүгә, орлыклар әзерләүгә дә керештеләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә бөртеклеләр 17357 гектар мәйданда ектырылып, 56408 тонна күләмдә суктырылган. Уңыш күрсәткече уртача алганда район буенча бер гектарга 32,5 центнер туры килә. Көзге арышны урып-суктыру эшләре төгәлләнгән. Хәзерге вакытта бодай, арпа, солы җыю дәвам итә. Әлбәттә, уңыш быел һәр хуҗалыкныкы төрлечә. Вакытында ашланып, эшкәртелеп калдырылган басуларда ул чыннан да начар түгел. Мисал өчен, «Союз-Агро» хуҗалыгында сабан бодае гектарыннан 38,5 центнерлап чыккан. Әлеге хуҗалыкта быел арпа да бик уңган булып чыкты. Уңдырышлылык күрсәткече – гектарыннан 44,4 центнер тәшкил итә. «Березовка», «Кичүчат» хуҗалыкларының да уңыш күрсәткечләре начар түгел. Шулай да быелгы җәй башта үзенең кызу, соңыннан яңгырлы көннәре белән игенчеләребезне бераз борчылырга мәҗбүр итте. Август башыннан яуган яңгырлар авыл хезмәтчәннәренә эшләргә ирек бирми йөдәтте. Туфрактагы дымлылык нормадан ике тапкыр диярлек артып китүе дә сагаерга мәҗбүр итте. Шуңа да карамастан игенчеләр көнне төнгә ялгап эшләделәр, уңышны коры килеш амбарларга кертеп калдырырга тырыштылар.

Уңышларын җыеп бетергән хуҗалыклар җир эшкәртүгә кереште. «Чагылтау», «Первомайский», «Актау», «Ярыш» һәм күп кенә башкалар басуларын көзге чәчүгә әзерләп куярга да өлгерделәр. Фермер хуҗалыкларында да эш тулы көчкә дәвам итә.

Район басуларында урып-җыю эшләре бодай, арыш һәм арпа белән генә тәмамланмый. Хәзер кукуруз һәм майлы культуралар – рапс һәм горчица җыю дәвам итә. Шуңа күрә аграрийларның ял итәргә вакытлары юк.

Авыл хезмәтчәннәре кыенлыклар алдында беркайчан да каушап кала торганнардан булмадылар, аларның хәзер дә төшенкелеккә бирелмичә, табыннарыбызны баетуга лаеклы өлеш кертүдә армый-талмый эшләячәкләренә ышаныч зур. Исәнлек-саулык, тотрыклы һава шартлары гына теләп калабыз фидакарьләргә.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса