Әлмәт районында 52 мең тоннадан артык ашлык суктырылган
Әлмәт районы кырларында эш кайный
Әлмәт районында 52 мең тоннадан артык ашлык суктырылган
Кырларда районның 16 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 63 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Бүгенге көнгә игенчеләр тарафыннан 52 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, ә уртача уңыш гектардан 32,3 центнер тәшкил итә. Урып — җыюда алдынгылар рәтендә-«Союз-Агро» ҖЧҖ, Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалык һәм «Кичүчат» ҖЧҖ.
Механизаторлар бөртекле культуралар җыю, терлек азыгы әзерләү һәм уҗым чәчү өчен туфрак әзерләү, шулай ук туфракны төп эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Киләсе сезонга 2,2 мең гектар чәчүлек җирләре әзерләнгән инде.
Һәр сан артында-аграр хуҗалыкларда эшләүчеләрнең зур тырышлыгы, алар хәзер ялларсыз диярлек эшлиләр. Аграрийларыбызга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia