Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында хуҗалыклар арасында моңарчы теркәлмәгән, рекордлы уңыш алучылар бар

Татарстанда кызу урак өсте. Ә быел уңыш шәп, ди белгечләр.

 

Татарстанда кызу урак өсте. Ә быел уңыш шәп, ди белгечләр.

Соңгы берничә көндә яңгырлар эш барышына комачаулык тудырса да, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең максаты бер – булган уңышны тиз арада җыеп алу.

Ел башында авыл хуҗалыгы аксакаллары корылык булмагае дип шик белдергән булсалар да, елның, Тукайдагыча, «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында» булуы күпләребезне сөендерә. Авыл хуҗалыгы дип җан атучыларга да бу сезон уңышын кызганмый бирә булыр. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, 14 августка  7099 гектар мәйданда ашлык суктырылган, бу планның 24% ын тәшкил итә. 23628 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 33,3 центнер тәшкил итә.

Хуҗалыклар арасында моңарчы теркәлмәгән, рекордлы уңыш алучылар да бар. Шуларның берсе – әтиле-уллы Рәфыйковлар фермер хуҗалыгы. Алар Әлмәт районында 2000 гектар җирне эшкәртә. Шул мәйданда 200 гектар уҗым, 500 гектар сабан бодае, 300 гектар рапс, 250 шәр гектар карабодай һәм борчак игәләр.

Бу көнгә әкренләп, үз җаебыз белән килдек, ди авыл агрономы, җитәкче сыйфатында күп еллар район һәм республикага хезмәт иткән Наил ага, – фермер хуҗалыгыбызны игенчелекнең заманча кагыйдәләренә таянып төзедек. Эшнең җаен белеп үскән Илдар улым да ярдәмчем булды. Бүген эшне аңа тапшырдым инде, хуҗалыгыбызның башлыгы да ул. Бүгенге командабызны да үзе төзеде – хуҗалыкта 14 кеше: 8 тракторчы, 2 машина йөртүче һәм 4 ярдәмче эшче хезмәт куя, – ди ул.

Наил Рәфыйков фермер, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Иген иккәндә чәчү әйләнешенең төгәл үтәлүе шарт ди.

– Мисал өчен, райондагы иң зур хуҗалыкларның берсендә 200 гектар борчак чәчәләр, без – бәләкәй фермер хуҗалыгында бу культурага 250 гектар мәйдан бирәбез. Ни өчен? Чөнки борчак сидераль культура, ягъни мәсәлән, туфракка кирәкле минерал һәм микроэлементларны бирә торган үсемлек. Кузаклы культуралар туфракның структурасын яхшырта, аннан файдалы матдәләрнең юылуын һәм җилләтелүен булдырмый, чүп үләннәр үсешен туктатырга сәләтле, туфракны азот белән баета.  

Фермерлар соңгы 5-6 елда 100 миллион сумлык яңа техника алуга ирешкән. Лизингка булса да, аны түли алу сәләте булганнарга гына бирәләр, ди хуҗа. Аның өчен табышка эшли белү дә кирәк. Сер түгел, бүген икмәкнең үзкыйммәтен аның сату бәясе каплый алмый – минераль ашлама, ягулык, техниканы карап-тәрбияләп тору көн саен артып тора. Шуңа да иген иккәндә технологияне үтәү зарур, ә ул – вакытында һәм сыйфатлы итеп эшләү дигән сүз.

 

–Уңышның сере – минераль ашламаларны вакытында кертү, кирәк булганда чүп үләннәр һәм корткычларга каршы эшкәртү, иң мөһиме, үз эшеңне яратып башкару, – ди фермер. – Җир дилетантларны, ялкауларны яратмый. Һәр нәрсәнең үз җае, тәртибе, башкару срогы билгеләнгән. Шуны үтәргә, – ди Наил Рәфыйков.

Быелны хуҗалык басуында «Мироновская-19» сортлы көзге бодай аеруча уңган. Аны фермер 3 ел элек Курск өлкәсеннән сатып алып чәчкән. Беренче елны ук шәп яралып гектарыннан 69 центнер чыккан бодай быел һәр гектарыннан 75 центнер уңышы белән сөендергән.

Рәдифә Ногманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса