Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында урып-җыю башлана

Район да 43 мең гектар җиргә бөртекле культуралар чәчелгән.

 

Әлмәт районында урып-җыю кампаниясе башлана, дип хәбәр итә хакимият. Берничә атнадан кырлар буйлап комбайннар һәм тракторлар йөриячәк, игенчеләр дә уңыш җыя башлаячак. 

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, урак вакытында комбайнчылар һәм механизаторлар эше аеруча мөһим. 

Быел район территориясендә 43 мең гектарга якын җир чәчелгән, шуның яртысыннан күбрәген бөртекле культуралар — бодай, арпа, арыш, солы, шулай ук борчак, кукуруз һәм карабодай били. Моннан тыш, биредә соя, көнбагыш, җитен, рапс, киндер һәм яшелчәләрнең техник сортлары үстерелә. 

Терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар бирелә: бүгенге көнгә хуҗалыклар 7,5 мең тонна печән һәм 12,3 мең тонна сенаж җыйганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса