Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында 4258 тонна печән әзерләнгән

Җәй авыл хуҗалыгы өчен уңай чор.

Җәй – сөтчелек өчен иң уңай, иң кулай чор
Кыш буе абзарларда яткан мал-туар, ниһаять, көтүгә чыга, хуҗалыклардагылары җәйге кардаларга күчерелә, алар анда саф һавада рәхәтләнеп яшел, витаминлы үлән күшиләр, көч җыялар.
Сыерның сөте – телендә
Май аеннан алып көзгә кадәр булган чорда терлекләрнең генетик потенциалы ачылуын да онытырга ярамый. Көтүлек чорында савым сыерларының сөте куера, гемоглобиннары, организмнарында каротин туплана. 
– Бүген районда күпләп савым сыерлары асраучы хуҗалыклар алтау гына калды. Аннан фермерларда да бар әле. Ә менә сыерларны җәйге кардаларга чыгаручылар бармак белән генә санарлык, – дип хәбәр итте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре. 
Хәер, терлек асраучы хуҗалыклар үзләре дә бик аз калды шул районда. Алай да тәҗрибәләре зур булган мал белгечләре җәйге чорда терлек асрауның үзенчәлекле якларын яхшы беләләр. Алар фикеренчә, табигый көтүлекләрдәге мөгезле эре терлекләргә клевер, люцерна, кыяклы-кузаклы үләннәр белән беррәттән өстәмә тукландыруны оештыру зарур. Уртача алганда эре маллар тәүлегенә 50 килограммга кадәр яшел масса ашый икән. Үсемлекләрнең өлгерү фазасы арту белән клетчатка, коры матдә дәрәҗәсе күтәрелә һәм протеин, шикәр, каротин, витаминнар микъдары кими. Ә сенаж әзерләгәндә кузаклы культуралардан булган люцерна, клевер, кәҗә үләнен бутонлашу фазасында, ә кыяклыларны трубкаланган чорда һәм башакланганда җыялар булып чыкты. Монда инде күләм артыннан куарга түгел, ә туклыклылыкның югарылыгы турында уйлап эш итәргә кирәк, дип тә ассызыклый авыл хуҗалыгы белгечләре. 
Сыерның сөте – телендә, диләр халыкта. Шуңа күрә дә җәйге чорда печәнне мулдан әзерләп калдырырга тырышырга кирәк. Бүгенге көндә районда 4258 тонна печән әзерләнгән инде, бу планның 50 проценты үтәлгән дигәнне аңлата. Сенаж 10773 тонна салынган, димәк, 70 проценттан артыграк эш төгәлләнгән. Басуларда үсемлекләрне бөҗәкләрдән саклау, тамырдан, яфрактан тукландыру, уҗым культуралары өчен туфрак әзерләү кебек җитди эшләр дә тормышка ашырыла. Кагыйдә буларак җәйге чорда сыердан еллык савымның 50 процентын алалар. Район хуҗалыкларының савым күрсәткечләре алай начар түгел. Узган елның июль башындагы тулаем савым күрсәткечләре белән чагыштырганда быел 2983 килограммга кадәр арту да күзәтелә. Узган елгы гомуми күрсәткеч 38297 килограмм булса, быелгысы инде 41280 килограммга җиткән. Иң югары савым күрсәткечләре һәрвакыттагыча Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә. Биредә бер сыердан тәүлегенә 30 килограмм сөт савып алына. Икенче урында «Кичүчат» җәмгыяте. Биредә бер сыердан көненә 20 килограммнан артыграк сөт савалар. Узган елны беренче урында «Чагылтау» җәмгыяте торган иде, ләкин быел алар күрсәткечләрен 10 килограммга диярлек киметкәннәр. Иң әзе (13,9 кг) – «Актау» җәмгыятенеке булса да, әлеге хуҗалыкның савым күрсәткечләрен елдан-ел арттырганы күренә, чөнки узган елны алар бер сыердан бары тик 5,9 килограмм гына сөт сауган булганнар. «Аппак», «Первомайский» хуҗалыклары да сөтчелекне үстерүдә үзләреннән өлеш кертәләр. Ә болай гомумән Әлмәт районында бүген бер сыердан 25 килограмм күләмендә сөт савып алына. 
Терлек тәрбияләгәнне ярата

Терлекләрнең, аерым алганда савым сыерларының елдан-ел кимүе борчуга сала. Узган елны июль аена 1774 баш исәптә торган булса, быел инде 1648 баш калган. Бозаулар үрчетү буенча да сүлпәнлек сизелә. Июль аендагы күрсәткечләргә күз салсак, «Аппак»та 1, «Кичүчат» та 4 бозау алынганын күрергә була. Иң күбе –токарликовлыларда, биредә 17 бозау дөньяга килгән. Калган хуҗалыкларда берәү дә юк. Терлекчелектә продукцияне җитештерү генә түгел, авыл хуҗалыгы терлекләренең, бигрәк тә яшь терлекләрнең сакланышы буенча да чаралар күрергә кирәк. Хәзер көн дә яңгыр ява. Малларны исә яңгырдан соң һәм таң чыгында кузаклы культуралар үскән җиргә чыгарырга ярамый, чөнки кузаклылар мал организмында газлар барлыкка китерә икән. Мондый очракта хайваннарга су эчерү дә киңәш ителми. Мал белгечләре мөгезле эре терлек тәүлеккә 65 литр, бозаулар 10-12 литр су эчә диләр. Терлекләр алдында һәрвакыт чиста су торырга тиешлеген дә искәртә алар. Шулай, мал-туар да караганны, тәрбияләгәнне ярата. Тәрбияләргә теләмәгән хуҗалыклар исә баш санын киметә яки бөтенләй бетерә. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Үзеңнең итең, сөтең булуга ни җитә. Районыбызда үсемлекчелек белән беррәттән сөтчелек, терлекчелек тә күрсәткечләре белән куандырсын иде дигән теләктә калабыз. 
 
Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса