Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар – авыл тормышына яңа сулыш өрүчеләр, аны яшәтүчеләр, халыкны эш белән тәэмин итүчеләр дә

Сөләй авылында кунакта булганда торак пунктны яшәтүчеләр, аңа җан өрүчеләр турында халыктан белешкән идем.

«Фермерлар – авыл тормышына яңа сулыш өрүчеләр, аны яшәтүчеләр, халыкны эш белән тәэмин итүчеләр дә», – дип телгә алды Сөләй авыл җирлеге башлыгы Ансар Бикбаев

Сөләй авылында кунакта булганда торак пунктны яшәтүчеләр, аңа җан өрүчеләр турында халыктан белешкән идем.

Алар шул вакытта үзләре дә сизмәстән бертавыштан «фермерлар» дип җавап бирделәр.

Минем үземә дә әлеге авылның фермерлары белән еллар дәвамында берничә тапкыр очрашып сөйләшергә, фикер алышырга туры килгәләде. Әлмәт җирлегендә фермерлык хәрәкәтенә нигез салган «беренче карлыгачлар» – сөләйлеләрне искә алып узмый мөмкин түгел. Аның җитәкчесе итеп 30 ел Фрунзе исемендәге хуҗалык рәисе булып эшләгән данлыклы Җәүдәт ага Маннанов, Рамил Шәйдуллин, Азат Махиянов, Шакирҗан Милаев, Назыйм Хурамшин, Наил Маннапов, Заһир Шәфигуллин, Фәндәс Хәбиров, Вагыйз Заһидуллин, Хәмит Салахов кебек шәхесләрнең исемнәре  районда күпләргә таныш.  Җәүдәт Маннанов, Зөфәр Шәкүров, Азат Махиянов һәм Заһир Шәфигуллин инде гүр ияләре булсалар да, аларның үзләреннән соң калдырган игелекле гамәлләрен авыл кешеләре бүген дә истә тота.

– Авыл җирлегендә нинди генә чара оештырырга уйласак та, фермерлар ярдәменә таянабыз инде. Кышын юлларны чистартырга техника, язын бакчаларда җир сөрергә ярдәм сорап аларның йортлары ишеген кагабыз. Өмәләр уздыруда, авыл биләмәләрен чистартуда да кулдан килгән кадәр булышалар алар, өлкәннәрне хәйрия ярдәменнән ташламыйлар. Нинди генә бәйрәм булмасын, алар үзләреннән өлеш чыгара. Сабантуй бәйрәме җитсә, алар белән бергә урамнарны әйләнеп чыга торган гадәт бар. Алар үзләренең техникалары белән йөреп, кирәк урыннарда җирләрне тигезләп, чистартып куялар. 2020 елдан бирле авылыбызга депутат Олег Буянцев бик нык ярдәм күрсәтә. Өлкәннәр көне, 9 Май, Сабантуй кебек әһәмиятле бәйрәмнәрне оештыруда акчалата булыша ул. Ветераннарны, МХОда катнашучы каһарманнарның гаиләләрен, мәктәпне хәйрия ярдәменнән ташламый. Менә шушындый игелекле, ачык күңелле, фидакарь кешеләр булганда авылыбызның киләчәгенә өмет зур, күңел тыныч, – ди Ансар Бикбаев.

Сөләйдә туып-үскән, тормышын авылы белән бәйләгән, аның өчен көеп-янып йөрүче кешеләргә сокланмый мөмкин түгел.

Фермерлар арасыннан Назыйм Сөнгать улы Хурамшинны гына алыйк. Ул шушында мәктәпне тәмамлаган, аннан соң армиягә китеп, өч ел хәрби диңгез флотында - Тын океанда хезмәт итеп кайткан шәхес тә бит әле ул. Колхозда эшләп алганнан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном белгечлеге алган. Хуҗалыкта агроном булып хезмәт куйган. Бүгенге көндә ул төп үсемлекчелек белән генә шөгыльләнә. Арпа, бодай, арыш, карабодай чәчеп, шуның уңышын җыеп алып, шуның белән авылдашларын да куандырып көн күрә, озак еллар умарта тота.

– Без, фермерлар, авыл өчен янып торабыз инде, кирәк чакта ярдәмне кызганмыйбыз. Мал тоткан, бакча тоткан кешегә бүген рәхмәт әйтерсең. Авыл җирлеге башлыгы Ансар Җәүдәт улының үзенә дә рәхмәттән башка сүз юк, ул бик тырыша, суларны, юлларны гел кайгыртып тора, – ди Назыйм Хурамшин.

Менә шушындый күркәм кешеләр яши Сөләйдә. Авылны шушы эшсөяр уңганнар яшәтә дә инде ул.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса