Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт җирлегенә ветеринар документлары тәртиптә булган терлекләр генә кертелә

Авыл дигәч күз алдына иркен басулар, яшел чирәм күшәп торучы сыерлар, кәҗәләр, сарыклар һәм ихатаны тутырып йөрүче кош-корт күз алдына килә.

 

 

Авыл дигәч күз алдына иркен басулар, яшел чирәм күшәп торучы сыерлар, кәҗәләр, сарыклар һәм ихатаны тутырып йөрүче кош-корт күз алдына килә.

Хуҗалыгында мал-туары булган кеше гомер-гомергә сөтле дә, итле дә булган. Шулай да соңгы елларда терлек асраучылар маллардагы җитди авырулар белән бик еш очраша башладылар. Чираттагысы – бруцеллез. Июнь аенда гына да әлеге авыру республиканың ике районында - Балык Бистәсе белән Балтачта ачыкланды. Борчылырга сәбәп бар, чөнки бәланең төп сәбәбе – чит төбәктән тикшерү узмаган килеш кайтартылган маллар.

– Чит төбәктән җитди авырулары булган терлекне үз хуҗалыкларына алып кайтучылар мал-туарсыз да калырга мөмкин. Әлмәт җирлегенә ветеринар документлары тәртиптә булган терлекләр генә кертелә. Кергән маллар да 30 көнлек карантинга куела һәм алар даими күзәтү уза. Бруцеллез – һава, ризык аша терлектән терлеккә, терлектән кешеләргә, кешедән терлеккә күчә торган йогышлы чир. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы системаларының зарарлануына китерә. Сыерларда әлеге авыру үле бозау тудыру (бозау ташлау, салу) белән характерлана. Карындагы яралгы 6-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле тарала. Иң куркынычы – бруцеллез кешеләргә дә йога. Бу куркыныч авыруны зарарланган хайван белән контактта булганда яки кайнатылмаган сөт һәм аннан ясалган продуктлар – эремчек, каймак һәм сыр кулланып йоктырырга мөмкин. Иң куркыныч нәтиҗәләрне Brucella melitensis бактериясе калдыра. Ул еш кына паралич барлыкка китерә. Шулай ук бруцеллез менингоэнцефалит һәм нейросенсорлы саңгыраулык та китереп чыгарырга мөмкин.

Шуны да белеп тору мөһим, бруцеллез бактерияләре иттә ярты елга кадәр саклана, туңдырганда да юкка чыкмый. Авыруга тарымас өчен читтән кергән машина белән терлек сатучылардан мал алмаска, ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп һәм кайнатып кулланырга, азык-төлекне билгеләнгән урыннардан (базарлар, кибетләр, мини-маркетлар) сатып алырга киңәш итәбез. Шәхси затлардан алынган сөтне кайнатмыйча кулланырга ярамый, – дип кисәтә Әлмәт ветеринария берләшмәсе белгечләре. 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса