Әлмәт районында 2906,4 тоннадан артык печән әзерләнгән
Планда 4966 тонна икәнен истә тотсак, эшләр 60 процентка якынлашкан.
Җәйнең бер көнендә кышын бер атнага җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләп калдыру шарт. Әлмәт районы аграрийлары алдында бүген нәкъ менә шундый бурыч тора.
Хуҗалыкларда печән әзерләүнең иң кызган чоры. Нәрсә генә дисәк тә, үләннең иң яшел һәм иң сусыл, витаминнарга бай чагы бит. Печәнне никадәр иртәрәк чабып алсаң, файдалы матдәләр шулкадәр күбрәк сакланачак. Ә бу бик мөһим, чөнки мал азыгы сыйфатсыз икән, сөтнең дә майлылыгы бик түбән булачак. Ә сөт исә бүгенге көндә хуҗалыкларның төп табыш чыганагы булып тора. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим.
Районда бүгенге көндә 2906,4 тоннадан артык печән әзерләнгән. Планда 4966 тонна икәнен истә тотсак, эшләр 60 процентка якынлашкан. Шулай да эшлисе дә эшлисе әле. Сенаж 6519 тонна салынган (планда – 15258 тонна). Аграрийлар быел да сенажны күп итеп әзерләргә планлаштырганнар. Көн саен сенаж траншеясы 635 тонна сусыл азык белән тулылана. Шулай да авыл хуҗалыгы белгечләре аның сыйфаты турында онытмаска киңәш итәләр. Кайбер хуҗалыкларның запаста берничә баз сенажы да сакланган икән әле.
Көннәр яңгырлы торса да, авыл хезмәтчәннәре яхшы һава торышы факторын оста кулланалар – сыйфатлы печәнне төргәкли баралар. Шулай, механизаторларның эш көне төгәл исәпләнгән: күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны тизрәк тәмамларга кирәк. Ә аларның мәйданы быел 9546 гектар тәшкил итә һәм әлегә аның 3294 гектары гына чабылган. Эшне бетерүгә, берьеллык үләннәр чиратта тора.
Мал азыгы әзерләү белән беррәттән аграрийлар башка кыр эшләрен дә онытмыйча, чәчүлекләрне чүп үләннәргә, корткычларга каршы эшкәртү эшләрен дә оператив рәвештә алып баралар. Мисал өчен, инсектицидлар белән 6732 гектар, гербицидлар белән 45497 гектар, фунгицидлар белән 12228 гектар мәйдан җир эшкәртелгән. Үсемлек яфракларын һәм тамырларын тукландыру да тулы куәткә дәвам итә. Ә менә чиста пар җирләре быел 17059 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә аның 5106 гектары эшкәртелгән, бу 30 процент эш башкарылган дигәнне аңлата.
Җәйге көннең авыл кешесе өчен һәрбер сәгате, минуты кадерле. Ару-талуны белми район кырларында хезмәт куючы авыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык, сабырлык теләп калабыз. Көннәр матур булып, уңышны мул итеп җыеп алырга язсын сезгә, хөрмәтле аграрийлар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia