Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында «Актау» җәмгыяте чәчүне 106 процентка үтәп чыккан

Әлмәт районы кырларында чәчүнең иң кызган чагы.

Чираттагы лидер – «Актау» җәмгыяте. Әлеге хуҗалык чәчүне 106 процентка үтәп чыккан

Әлмәт районы кырларында чәчүнең иң кызган чагы.

Чәчү эшләрен бу атнада «Агрораздолье», «Березовка», «Союз-Агро» җәмгыятьләре тәмамлаячак. «Троицк Агро» җәмгыяте һәм фермер хуҗалыклары да активлаша төшкәннәр. Ә район буенча чәчү эшләренең күрсәткече 80 проценттан артып киткән. Икенче төрле әйткәндә хәзерге вакытта 44464 гектарның 34717 гектардан артыгына орлык иңдерелгән инде. Бөртекле сабан культураларын күпләп үстерүчеләр - фермерлар, аларның басуларының гомуми мәйданы 6958 гектарга җиткән.

 

Хуҗалыклар арасында Н.Е.Токарликов исемендәге АҖ лидерлык тота. Биредә бөртеклеләр 6350 гектар мәйданны били. «Ярыш» хуҗалыгы быел арпаны (1010 га), солыны (800 га) күпләп чәчкән.
 

Чәчү-эшнең башы гына. Яңгырлы салкынча көннәр булуы да аграрийларны борчылырга мәҗбүр итте. Май аенда көннәрнең салкынчарак булуы гадәти хәл анысы. Борынгылар аларга «шомырт салкыннары», «балан салкыннары» дип исем биргән. «Миләш күп булган елны арыш уңа» дигән борынгылар. Быел миләше дә, бар җиләк-җимеше дә мул булыр кебек. Шулай да агач-үсентеләрдә бөҗәкләр дә күренә башлаган. Уңышны төрле зарарлы бөҗәкләрдән саклау – иң мөһим чараларның берсе булып тора. Бүгенге көндә чәчүлекләрне фунгицид, инсектицид, гербицид белән эшкәртеп чыгуны «Ярыш», «Союз-Агро» хуҗалыклары башкарып чыккан инде. Яфрак үсемлекләрен тукландыру белән беррәттән тамырдан тукландыру кебек эшләр дә тормышка ашырыла. Әлеге эшне «Чулпан», «Ярыш», «Кичүчат», «Союз-Агро», җәмгыятьләрендә нәтиҗәле итеп үткәргәннәр.

Бүген терлек азыгын вакытында әзерләү дә мөһим бурыч булып тора. Хуҗалыклар иртә яздан ук азык әзерләү комплексларын ремонтлап-көйләп куйганнар иде инде. Азык җыю техникасының әзерлеген карау белән беррәттән азык саклагычларның торышын да кабаттан тикшерделәр. Кагыйдә буларак траншеялар әзерләнеп беткән, базлар чистартылган, бетон өслекләр эшкәртелгән, тишек-тошыклар ябылган булырга тиеш. Шуның белән бергә хезмәткә түләү шартларын, терлек азыгы әзерләү чорына эш планнарын билгеләү дә зарур. Терлек азыгы уртача алганда  шартлы бер баш хайванга 40 центнердан да ким булмаска тиеш. «Быел үләннәр куе, сусыл, витаминнарга аеруча бай. Әле узган елларда әзерләнгән печән дә сәндрә тулы», – дип билгеләп үтте аграрийлар. Шулай, азык мул булса, терлек тә тук була. Авыл хезмәтчәннәренә матур аяз көннәр, уңышлы эшчәнлек һәм сабырлык.

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса