Әлмәт районында язгы чәчү төгәлләнеп килә
Әйтергә кирәк, район аграрийларын һава торышы ел да сыный, шуңа күрә дә авыл хезмәтчәннәре һәрнәрсәгә әзер.
Әлмәт районында язгы чәчү төгәлләнеп килә
Әйтергә кирәк, район аграрийларын һава торышы ел да сыный, шуңа күрә дә авыл хезмәтчәннәре һәрнәрсәгә әзер.
«Чагылтау» хуҗалыгы чәчүне тәмамлаган, эшләре бетүгә таба бара торган хуҗалыклардан «Агрораздолье» (94%), «Актау» (72%), «Троицк Агро» (60%) җәмгыятьләрен атап узарга мөмкин. Хуҗалыклар чәчү белән беррәттән җирне ашлау белән дә мәшгуль. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре агымдагы ел уңышы өчен 1 га чәчүлек мәйданына 59,6 кг минераль ашлама сатып алганнар. Араларында бераз соңгарак калып алучылар булганлыгы билгеле. Шушы көннәрдә, ниһаять, «Чагылтау» һәм «Чулпан» хуҗалыклары да ашлама кайтарту мөмкинлегенә ирешкән.
Районда кулланышка кертелмәгән җирләрне эшкәртү өчен инвесторларны җәлеп итәләр. Шулай да әлеге өлкәдәге эшчәнлек темпларын арттыру сорала.
Әлбәттә, җир участок-ларының кайда, ни рәвешле урнашуы, заманча агрегатларны нәтиҗәле куллану да бу очракта мөһим роль уйный.
Авыл хуҗалыгының иң мөһим тармагы – терлекчелек. Шуңа да карамастан, районыбыз әлеге тармакның үсеше һәм ирешелгән уңышлары белән ул кадәрле мактана алмый. Беренчедән, узган ел белән чагыштырганда, терлекләрнең баш саны быел тагын кимегән. 2024 елда мөгезле эре терлек 5626 баш булса, быел инде аларның саны 5186га гына калган. Димәк, тагын 440 баш терлек юк дигән сүз. Икенче яктан караганда, бозаулар саны, киресенчә, арта төшкән. Узган елны 532 бозау дөньяга килгән булса, быел инде аларның саны 732не тәшкил иткән. Узган елгы һәм быелгы сөт җитештерү күрсәткечләрендә дә үзгә-решләр сизелә.
Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр аралык вакыт эчендә сөт җитештерү 372 центнерга кимегән.
Әлеге өлкәдә кимү кү-зәтелсә дә, гомумән сөт җитештерү буенча күр-сәткечләр начар дип әйтеп булмый. Бер айда кимесә, икенче айда артырга да мөмкин. Бер сыердан аена уртача 3004 кг сөт савып алына, узган ел әлеге сан 2756 килограммны тәшкил иткән булган. Гомумән әйткәндә, терлекчелек тармагын тотрыклы үстерү өстендә барыбер эшлисе дә эшлисе әле.
Әлмәт җирлегендә уку йортларында аграр белем алучы студент – практикантларны эшкә җәлеп итү дә уңышлы гына тормышка ашырыла икән. Мисал өчен агымдагы елның апреленнән Минзәлә техникумының ике студенты Н.Е.Токарликов исемендәге АҖдә практика узалар. Казан ветеринария академиясеннән килгән тагын бер практикант Әлмәт ветеринария берләшмәсендә эшләп тәҗрибә туплаган. Инвестор - Фоат Комаров яшь белгечләргә һәрдаим ярдәм күрсәтеп килә. Хуҗалык үзенең белгечләре өчен өч йорт та салып тапшырган. Уку йортын тәмамлаган 2 ветеринар табиб һәм 1 зоотехник Н.Е.Токарликов АҖ комплексында эшләргә калган. Белгечләргә хезмәт хакына өстәмә итеп ел дәвамында 10000 сум акча түлиләр икән әле. «Союз-Агро» ҖЧҖдә шулай ук югары яисә урта уку йортларын тәмамлаганнан соң килгән яшь белгечләргә ярдәм чаралары байтак каралган. Мисал өчен бел-гечләргә эшкә урнашканда 250 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтәләр, квартал саен
10 000 сум күләмендә өстәмә премия бирәләр, вакытлыча торак белән, ә карьера үсеше вакытында статусы үзгәргән очракта, хезмәт автомобиле белән дә тәэмин итәләр. Бүгенге көндә Сарман аграр колледжында 21 әлмәтленең белем алганлыгы мәгълүм. Алар да туган якларына әйләнеп кайтып, хуҗалыкларга бик кирәкле белгечләр булырлар дип өметләнеп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia