Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә язгы кыр эшләре быел 35 мең гектар мәйданда алып барыла

Узган атнада көннәр аяз һәм җылы торган чорда район хуҗалыклары актив рәвештә чәчүгә керешкәннәр иде.

«Союз-Агро», «Агрораздолье», «Чагылтау», «Кичүчат» һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ чәчү кампаниясен иң беренчеләрдән булып башлап җибәрделәр. Бүгенге көндә күп кенә хуҗалыклар арпа, берьеллык үлән чәчеп, уҗымнар һәм күпьеллыкларны тукландырырга, тырмаларга керешкәннәр иде. Атна башында көннәрнең суытып җибәрүе, кар төшүе генә аграрийларны бераз борчуга салды.

- Һава торышына язгылыкка ышаныч юк. Соңгы елларда апрель-май айларында суыклар еш кабатлана башлады. Нәтиҗә буларак, җәйге чор да тоташ корылыкка китә. Уҗымнар чыдам, алар өчен мондый кар өстәмә дым да бирә әле. Ә менә рапс һәм бөртеклеләр өчен бар да киресенчә. Узган елны рапс культурасын кабаттан чәчәргә туры килгән иде. Иң эчне пошырганы - төнге һәм иртәнге суыклар, - дигән фикерләре белән уртаклашты игенчеләр.

Авыл хуҗалыгы белгечләре тәүлекнең төнге вакытында кыска вакытлы кыраулар куркынычы булганлыктан, үсемлекләрне әлеге агрометеорологик күренешкә әзерләргә кирәклеген искәртә. Моның өчен аминокислота һәм микроашламалар, бигрәк тә марганец, шулай ук Циркон препараты нәтиҗәле булуына басым ясый алар.

- Мелиорация системасы булган урыннарда су сибүне берничә сәгать алдан башлау (кагыйдә буларак, кырау төшү иртәнге сәгатьләрдә күзәтелә) үткәрү нәтиҗәле. Шикәр чөгендере шытымнары өчен -1 дән алып -3 °С температура куркыныч. Ә яфракларының үсешнең соңрак фазаларында зарарлануы татлы тамыр массасының кимүенә китерә. Әлмәт җирлегендә алай күпләп шикәр чөгендере үстерүчеләр юк, шуңа күрә дә борчылу нигезсез. Ә болай, гомумән алганда, арпа, бодай, уҗым культуралары өчен -2, -3 градус куркыныч түгел. -7, -8 булса, өшиләр инде. Салкын стресс халәтендә шытымнарга гербицидлар сиптерү дә хәлсезләнгән үсемлекләрнең үлеменә сәбәп булырга мөмкин, - дип кисәтә белгечләр.

Апрель суыклары слива, абрикос, чия агачларына да зыян салырга мөмкин икән.  Әлеге төшле агачлар -1 градуска кадәр температурага чыдый алмый. Чәчәк атарга өлгермәгәннәре әле исән калырга мөмкин. Синоптиклар алдагы атнада да җылы булыр дип өметләндермиләр. Шуңа күрә белгечләрнең әйткәннәренә колак салып, үсемлекләрне, агач-куакларны өшүдән саклау чараларын күрү зарур, соңыннан үкенерлек булмасын. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса