Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында карантин кертелде

Авыл кешесенең ярты бәхете - терлектә, диләр.

Абзарыңдагы мал-туарың сәламәт булса гына күңелең тыныч, тормышың түгәрәк була. Терлекләр дә кешеләр шикелле авырый бит. Хуҗа кеше алар өчен борчыла, малларны тизрәк сәламәтләндерү ягын карый, дәвалый. Терлек тотучыларның иң курыкканы - йогышлы авырулар. Бу яктан имин булган Әлмәт җирлегендә дә күптән түгел күңелсез хәл килеп чыкты. «Кичүчат» хуҗалыгы фермасында бер танада котыру авыруы ачыкланды. Әлеге тана Пермь якларыннан кайтартылган булган. Терлекнең вакциналар ясалуы турындагы документы да булган булуын. Әлбәттә, бу уңайдан Әлмәт ветеринария берләшмәсе карамагында оператив чаралар тормышка ашырылды. Авыру мал юк ителеп, хуҗалыктагы калган барлык терлекләргә дә вакцина ясадылар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, әлеге территориядә һәм якын-тирә биләмәләрдә 60 көнгә карантин кертелде. Әлмәт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов аңлатуынча, карантин кертелгән территориядә хайваннарны дәвалау, ит сату, итне һәм эшкәртелмәгән тирене алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү, авыру терлекләрне чалу, кыргый хайваннарны тоту тыела. Шуны да билгеләп китәргә кирәк, малларга әлеге авыру күп очракта төлкеләрдән йога. Шуңа күрә дә бу уңайдан профилактика чараларын вакытында куллану зарур. Иң нәтиҗәле чара - авыруларга каршы вакытында вакцина ясату.

Чит өлкәләрдән мал-туар ташучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, чөнки терлек белән инфекцион авырулар да кайтырга мөмкин. Мал-туар, кош-корт асраучы әлмәтлеләрне белгечләр тагын бер кат кисәтә.

- Мал сатып алырга планлаштырганда бу эшне Әлмәт ветеринария берләшмәсе белән килешенеп, әлеге уңайдан булган барлык кагыйдәләрне үтәп кенә тормышка ашырырга кирәк, - дип ассызыклый белгечләр.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса