Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында 2025 елгы чәчү кампаниясенә керештеләр

«Союз-Агро», «Агрораздолье», «Чагылтау», «Кичүчат» һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ 2025 елгы чәчү кампаниясенә керештеләр.

 

Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә чәчү тулы куәтенә бара. Атна башына 300 гектар арпа һәм 100 гектар борчак чәчелгән инде. Планда - 2800 гектарда арпа һәм 300 гектарда борчак чәчү.

«Кичүчат» хуҗалыгында да язның санаулы минутларын бушка уздырмыйлар. 22 апрельгә 300 гектар мәйданда арпа, 20 гектарда берьеллык үлән чәчелгән, 400 гектарда уҗымнар һәм 500 гектарда күпеллыклар тукландырылган. Шулай ук 260 гектар уҗым, 310 гектарда күпьеллыклар тырмаланган, 2190 гектарда пар җирләре эшкәртелгән.

Фермерлар туфракны җентекләп әзерләүдән алып даими рәвештә су сибүгә, корткычлардан саклауга һәм тукландыруга кадәр һәр этапка аерым игътибар бирәләр.

Гомумән алганда, Әлмәт районында быел 35 мең гектардан артык мәйданда төрле культуралар чәчү планлаштырыла. Алар арасында сабан бодае, арпа, солы, көнбагыш, җитен, рапс, борчак һәм горчица бар.

Вакыт тиз йөгерә. Йоклап ятар чак түгел!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса