Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт басуларында эшнең кызган чагы

Иң мөһиме - дымны саклап калырга

Район басуларында бүген эшнең кызган чагы - туфракка агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә.

Бер үк вакытта күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бик актив башланып киткән. Бу - туфракны чәчүгә әзерләүнең мөһим этабы. Ул кыр өслеген тигезләргә, туфрак кабыгын җимерергә һәм дымны саклап калырга мөмкинлек бирә. Язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән техниканың әзерлеге 100% тәшкил итә. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1 гектар чәчүлек мәйданына 53,2 кг минераль матдә сатып алынган һәм тупланган.

Язгы кыр эшләре чорында техника куркынычсызлыгын төгәл үтәүгә аерым игътибар бирелә. Трактор, автомобильләрнең медицина аптечкалары, янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителүе шарт. Механизаторларның, чәчү эшләрендә катнашучыларның махсус эш киемнәре белән тәэмин ителүе дә зарур.

Авыл хезмәтчәннәре алдында язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы тора. Хуҗалыкларның язгы чорга ныклы әзерлеге һәм хезмәткәрләренең эшкә җаваплы карашы моңа ирешергә ярдәм итәргә тиеш. Иң мөһиме - һава шартлары гына тотрыклы булсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса