Әлмәттә язгы кыр эшләре башлана
Әлмәт районы 2025 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнә!
Язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән техниканың әзерлеге 100% тәшкил итә.
Бүгенге көнгә Әлмәт районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1 гектар чәчүлек мәйданына 53,2 кг матдә сатып алынган һәм тупланган.
Бүгенге көндә кырларда бар куәткә тырмалау бара. Бу – туфракны чәчүгә әзерләүнең мөһим этабы. Ул кыр өслеген тигезләргә, туфракны йомшартырга һәм дымны сакларга мөмкинлек бирә, бу исә орлыкларның уңышлы шытуы өчен төп фактор булып тора.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа