Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы басуларында эшкә керешә башладылар

Яз иртә килгән төсле тоелса да, аграрийлар чәчүгә чыгарга ашыкмыйлар.

 

- Яз барыбер үзенекен итә ул, туфрак әлегә орлык кабул итәргә әзер түгел. Узган елда да ашыгып эшкә керешкән идек, соңыннан салкыннар булды, көзен чәчелгән мәйданнарда кабат чәчү үткәрергә туры килде, - ди алар. Шулай да игенчеләргә җирдәге дымны саклап калу хәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга кирәк.

Бүгенге көндә күпьеллыкларны тукландыру эшенә районның берничә хуҗалыгы керешкән инде. Мисал өчен, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ басуларында әлеге эш 725 гектар мәйданда башкарылган. Әлеге хуҗалык 1000 гектарда уҗымнарын да тукландырган. «Агрораздолье» җәмгыяте исә бүген 2200 гектарда җир сөрү эшләрен башкарган. Уҗым кырларына түбән басымлы тәгәрмәчле агрегатлар керә. Бу ашламаны тиешле нормативларда һәм дөрес итеп кертергә мөмкинлек бирә. Язгы кыр эшләренә быел да механикалаштырылган отрядлар җәлеп ителәчәк, кирәк булган очракта хуҗалыклар аларның хезмәтләреннән дә файдалана ала.

- Яз быел матур килә, апрель ае яңгырларны да мул бирсә, бар да яхшы булачак, өлгерәбез, - дип ышандыра авыл хуҗалыгы белгечләре дә. Тиздән аграрийлар солы, ашлык, арпа, борчак, көнбагыш чәчәргә керешәчәкләр.

Соңгы елларда җәйге чорлар коры килгәнлектән, авыл хезмәтчәннәренә төрле саклык чаралары күрергә, булганның кадерен белергә, терлек азыгын кышлык өчен генә түгел, ел ярым-ике елга җитешле итеп әзерләп калдырырга туры килә.

- Быелгы чәчү кампаниясен уздыру өчен районда ресурслар җитәрлек, Хуҗалыкларда минераль ашламалар җитәрлек туплаган, бу узган ел белән чагыштырганда бераз күбрәк тә әле. Орлык белән тәэмин итү буенча да без бернинди проблема күрмибез, техника да язгы кыр эшләренә әзер, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев.

Әле тагын бер күңелле яңалык - хуҗалыкларга апрель ахырына дәүләт ярдәме дә китереләчәк. Бу акчалар минераль ашламаларга, яшелчә һәм бәрәңге җитештерүгә, сөт терлекчелегенә, терлекчелеккә ярдәм итүгә, бөртеклеләр җитештерүгә һәм сатуга, шулай ук башка юнәлешләргә каралган. Авыл хезмәтчәннәренә игенчелек өчен чиксез җаваплы саналган чорда уңай һава торышы, сабырлык һәм уңышлы  хезмәт теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса