Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт аграрийлары чәчүгә әзерләнә

Яз аграрийлар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңышка өмет багларга була.

 

 

Яз аграрийлар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарганда гына мул уңышка өмет багларга була

Һәрбер хуҗалык бүген тырма-чәчкечләрен, тракторларын тагын бер кат барлап чыга, ягулык-майлау материалларын туплый, орлыкларга тикшерү уздыра.

Узган атнаның җомгасында район хуҗалыкларындагы техниканың төзеклеген республика күләмендәге бәйге кысаларында да тикшереп киткәннәр. Бу турыда безгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итте. ТР Дәүләт техник күзәтүе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, төрле агрофирма вәкилләреннән торган комиссия язгы кыр эшләренә тулы һәм сыйфатлы әзерлек белән килүчеләрне ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Союз Агро», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Чагылтау» хуҗалыклары иң яхшылар дип табылды. 

Район аграрийлары уҗымнарга һәм күпьеллык үләннәргә ашлама кертүгә апрель аенда керешәчәкләр икән. Ашлама кертү уңышны гына арттырып калмыйча, үсемлекләрнең сыйфатына да уңай йогынты ясый: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләме арта. Басуларда быел кар күп - димәк, туфракта дым җитәрлек булачак.

Авыл хуҗалыгы белгечләре «Яз никадәр озын килсә, шулкадәр яхшырак» диләр.

- Быелгы яз бик иртәләде, эшне тиз тотарга туры килер, мөгаен, - ди алар.

Шунысы да куанычлы, кыш район басуларындагы уҗымнарга зыян китермәгән.

- Май аенда синоптиклар суытып җибәрергә мөмкин дип фаразлыйлар. Шуңа да карамастан барыбер мул уңышка өмет баглыйбыз, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

- Бик җаваплы чорга кердек. Аллага шөкер, техника җитәрлек, ягулык-майлау материаллары белән, елдагыча, һәрбер хуҗалык тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителәчәк. Район орлыклар белән дә тулысынча тәэмин ителгән. Бу юнәлештә районның ике хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. «Ярыш» хуҗалыгында беренче категория орлыклар, ә Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкта икенче категория орлыклар әзерлиләр. Бөтен орлыклар да кондиция нормаларына туры килә. Райондагы чәчүлек мәйданы быел 62000 гектарга якын, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 36700 гектарда, ә техник культураларны 12800 гектарда чәчәргә дип планлаштырдык. Терлек азыгы культуралары 12300 гектарга якын булыр дип уйлыйбыз. Һәрбер хуҗалык чәчү мәйданын, нинди төр орлык чәчәсен үзе билгели, шуңа күрә дә чәчүлекләр буенча мәгълүмат әлегә формалашу стадиясендә. Кайбер хуҗалыкларның, мисал өчен, «Союз-Агро» җәмгыятенең быел рапсны күпләп чәчәргә уйлап торганы да билгеле булды, - дип аңлатма бирделәр авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Басуларда әле кар «юрганы» тулысы белән ачылмаган. Тик яз ышанычлы адымнар белән көннән-көн үз хокукларын яулый бара. Җылы кояш басулардагы туфракны эретә, иркәләп җылыта. Чәчү башланырга санаулы гына көннәр калып бара, ә инде тургайлар сайрап җибәрсә, авыл кешесе җаны-тәне белән кырга тартылачак. Авыл хезмәтчәннәренә тотрыклы һава торышы, бәрәкәт һәм сабырлык теләп калабыз.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса