Әлмәт ветеринария берләшмәсе район җирлегендә кош гриппы юклыгын хәбәр итте
Әлмәт җирлегендә ситуация катгый контрольдә, дип белдерделәр район ветеринария берләшмәсендә.
Мал-туар да кешеләр шикелле үк төрле инфекцияле авыруларга дучар булып тора. Африка дуңгыз чумасы, ящур, нодуляр дерматит, сарыкларның чәчкә чире, бруцеллез, кош гриппы кебек аеруча куркыныч авырулар даими ачыкланып тора.
Әлмәт җирлегендә бу уңайдан ситуация катгый контрольдә, дип белдерделәр район ветеринария берләшмәсендә.
- Хәзерге вакытта без райондагы терлекләрне биркалап, алар турындагы мәгълүматны туплау белән мәшгульбез. Әлмәт җирлегендә кош гриппы юк. Язгы чорга чыккач, без хуҗалыкларга йөреп, кош-кортларның каннарын алып, тикшерүләр уздырып торабыз. Әгәр дә берәр хуҗалыкта кош-корт үлү күбәеп китсә, без тавыкларны тиз арада Казанга җибәреп, анализлар, тикшерүләр уздырабыз. Кош-кортларны күпләп асраучыларны инде без иң беренче чиратта ашатуга игътибар бирергә кирәклеге турында искәртәбез. Бу уңайдан киңәшләребезне биреп, памяткалар да таратып торабыз. Антибиотиклар, дарулар кирәк булганда да безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бездә бар препаратлар да бар, булмаган очракта заказ белән кайтартабыз. Азыклар сатып алганда килолап түгел, ә ябык пакетлардагыларга өстенлек бирергә чакырабыз. Район хуҗалыкларында һәм авылларда шәхси хуҗалыкларда кош-кортларны урамга чыгарганда, сетка астына куеп чыгарырга кушабыз. Кыргый кошлар белән элемтә булмау яхшырак. Кошларның авыруына шик туганда яшереп калырга ярамый, тиз арада 8(8553) 44-27-27 телефоны аша ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк, - дип киңәшләрен бирде берләшмә белгечләре.
Авыруга шик туган очракта, белгечләр йорт кошларының үз-үзләрен тотышын күзәтергә киңәш итә. Бу авыру эләккәндә кош-кортлар йокымсырый, аларның кикрикләре зәңгәрләнә, йомырка салудан туктый, сулыш алу юллары һәм ашказаны-эчәк трактына зыян килә икән. Авыру эләктергән кош башын әйләндерә, муены кәкрәя.
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре шулай ук әлмәтлеләргә очраклы кешеләрдән тиешле булмаган урыннарда сөт, сөт ризыклары hәм ит сатып алмаска, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймаска кирәклеген дә тагын бер кат искәртеп үтәләр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа