Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә

Язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен иң беренче чиратта машина-трактор паркын тиз арада әзерләп бетерергә, орлык фондын хәстәрләп куярга кирәк.

Март аена да аяк бастык. Бу авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен җаваплы чор.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында төрле маркадагы 362 берәмлек трактор, 123 берәмлек чәчкеч, 24 чәчү комплексы, 88 берәмлек культиватор исәпләнә. Техниканы ремонтлауга запчастьлар алу өчен 110,3 миллион сум күләмендә акча тотылган. 

Туфрак уңдырышлылыгын яхшырту өчен ашламалар кайтарту, уҗымнарны вакытында тукландырып калу да зарур. Бу юнәлештә эшне активлаштырасы бар икән әле. Район аграрийлары алдына гектарына 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелган. Басу-кырларда техника эшләвендә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен дизель ягулыгы белән тәэмин ителешне дә алдан кайгыртырга кирәк. Бу уңайдан авыл хезмәтчәннәренә елдагыча нефтьчеләр ярдәм итәр дип көтелә.

Һәрвакыттагыча, «Союз-Агро», «Ярыш», «Актау», «АгроРаздолье» җәмгыятьләре, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ язгы чәчүгә зур әзерлек белән килгәннәр. Әлеге хуҗалыклар минераль ашламаларны 1 гектар чәчүлек мәйданга 48 кг һәм аннан да артыграк күләмдә туплаганнар.

Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар басу торышыннан канәгать. Җирдә дым җитәрлек, уҗым культуралары да яхшы үсеш алган. Хәзер инде  барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны төгәл үтәү сорала. Быел яшелчәчелек тармагын үстерүгә дә аерым игътибар биреләчәк.

Шулай да кадрлар җитмәүгә бәйле вәзгыять ел саен начарая гына бара. Квалификацияле кадрларны җәлеп итү өчен конкурентлыкка сәләтле хезмәт хакы һәм лаеклы хезмәт шартлары белән тәэмин итү аеруча мөһим. Шуны да билгеләп узарга кирәк, аграр югары уку йортлары базасында ел саен студентларның хезмәт отрядлары оештырыла, алар сезонлы кыр эшләре вакытында хуҗалыкларга ярдәм итәләр. Әлмәт районы хуҗалыкларына да бу мөмкинлекне кулланырга кирәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, язгы кыр эшләренә әзерләнү - иң җаваплы этап. Ул ассызыклаганча, бүген иң мөһиме - авыл хуҗалыгы техникасын тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп  әзерләү.

- Гомумән алганда, район машина-трактор паркының 90 проценттан артыграгы ремонтланган инде. Хуҗалыкларда күпчелек заманча, куәтле техника. Һава торышы тотрыклы торса, чәчүгә апрель аенда керешергә исәпләп торабыз, - диде Фәнис Мизхәт улы.

Шулай инде, язын-җәен авыл кешесенең күзе күккә төбәлгән, игенчелектәге уңышлар, нәтиҗәләр шул һава торышына нык бәйле. Быел да уңышлар мул булса иде дип өметләнеп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса