Авыл хуҗалыгы, авыл тормышы белән бәйләгән әлмәтлеләр бәйгеләрдә катнаша ала
Тормышларын авыл хуҗалыгы, авыл тормышы белән бәйләгән Әлмәт фидакарьләренә республика бәйгеләрендә катнашу мөмкинлеге тудырылуы үзенә күрә бер куанычлы вакыйга.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларын уздыру турында игълан итә. Барлык сораулар белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать итәргә була. Документлар һәм гаризалар 2025 елның 19 февраленнән 19 мартына кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа