Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Авылның киләчәген кайгырталар

Чираттагы халык җыены Бишмунча һәм Сөләй авыл җирлекләрендә узды.

 

Район торак пунктларында шундый чараларны уздыру, булган проблемаларны, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү һәм хәл итү матур традициягә әверелде.

Сыерлы йорт сыйлы була

Бишмунча авыл жирлеге составына Бишмунча, Кама-Елга, Ак-Чишмә, Бакчасарай, Кызыл Кичү авыллары керә. Биредә барлыгы 737 кеше тормыш алып бара, шулардан 688 кеше Бишмунча авылында гомер кичерә, 42 се Кама-Елгада, 6 сы Бакчасарайда һәм 1 кеше Ак -Чишмәдә яши. Әлеге саннардан күренгәнчә, авыл җирлегендә яшәүчеләр саны кимүгә таба бара. Бу турыда Бишмунча авыл җирлеге башлыгы Морат Мөбарәкшин үзе дә әйтеп узды. Шулай да авыл кешеләре арасында мал-туар асраучылар, шактый күп булмаса да, бар.

- Бүгенге көнгә авыл җирлеге территориясендә хуҗалыкларда 142 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 44 е савым сыерлары, 113 сарык һәм 29 кәҗә, 1800 кош-корт, 8 ат бар, - дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда күпләп терлек тотучылар да бар. Морат Мөбарәкшин, Марат Мостафин, Минсылу Габдрәшитова, Халит Бәдртдинов, Гадилә Хәлфиева, Зөлфия Нәбиуллина хуҗалыклары савым сыерлары саны буенча лидерлар булып тора икән, аларның һәрберсендә 4 тән күбрәк савым сыеры бар. Рүзил Мөхәммәдиев гаиләсе мал асрау буенча активлашып киткән, ат, сыер асрау белән шөгыльләнә башлаган. 2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда савым сыеры тотучыларга 166 600 сум, савым кәҗәләре асраучы хуҗалыкларга бер савым кәҗәсенә 500 сум исәбеннән 7500 сум субсидия дә түләнгән.

Авыл җирлеге территориясендә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты бар, 2 ФАП, авыл китапханәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Яңа Нәдер гомуми урта белем бирү мәктәбенең Бишмунча филиалы башлангыч мәктәбендә 7 бала укый, аларга 2 укытучы белем бирә. Балалар бакчасына 15 бала йөри. Авылда 3 кибет эшли, аларда азык-төлек һәм хуҗалык товарлары сатыла, Венера Галиева ике кибет тота, Айгөл Шәйдуллина «Чулпан» кибетендә хезмәт күрсәтә. Авыл халкы бу кибетләрнең эшеннән тулысы белән канәгать, сатучылары ягымлы, тәмле телле, итагатьле, ди алар. Кама-Елга, Бакчасарай авылларына Әлмәт райпосы тарафыннан дүшәмбе автолавка килеп тора, авыл кешеләре тиешле продукцияне сатып алып торалар. Бишмунча авыл җирлеге буенча 2021, 2022, 2023 елларда җыелган үзара салым акчасына су линиясендә ремонт ясалган. Түбән очта таудан төшә торган 2100 м су линиясе яңага алмаштырылып, үзәк су линиясенә ялганган. Авыл буенча колонкаларга ремонт ясалган, авылның су линиясенә 6 задвижка куелып, 2 урынга гидрант урнаштырылган. Колонкаларга боҗра, люк куелган, шул рәвешле су ташып чыгулар бетерелгән.

Моннан тыш узган елны Россия Президенты программасы нигезендә почта бинасына зур ремонт ясалган, биредә заманча бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бишмунча Мәдәният йорты бинасында китапханәсе дә матур гына эшләп килә, биредә 8100 дән артык китап бар, интернет мөмкинлеге дә булдырылган. Морат Мөбарәкшин социаль хезмәткәр Миләүшә Әхмәдуллинаның эшчәнлегенә дә югары бәя бирде. Аның карамагында 4 өлкән кеше санала икән, ул килешү нигезендә өлкәннәрнең йорт эчендәге эшләрен башкара, җыештыра, ашарга пешерә. Бишмунча авыл Мәдәният йорты каршында 18 түгәрәк эшли, ел дәвамында чаралар уздырылып тора. Авыл җирлегендә оештырылган чараларга спонсорлык ярдәмен депутат Илдар Мөхәммәдиев даими күрсәтеп килүен дә ассызыклап уздылар җыелышта.

- Депутатыбыз ярдәме белән узган ел Мәдәният йортының беренче катындагы яктылык системасына ревизия үткәрелеп, фойеда бөтен лампалар алмаштырылды, огнетушительләр, ишекләр яңартылды, - диде Морат Мөбарәкшин. Авыл җирлеге башлыгы язгы-көзге чордагы экологик өмәләр һәм биләмәләрне төзекләндерү эшендә катнашкан авылдашларын хөрмәтләп телгә алды, рәхмәтен җиткерде.

Бу уңайдан Морат Мөбарәкшинның үзенең эшчәнлеген дә телгә алып узмый мөмкин түгел. Яшерен-батырын түгел, Бишмунча авыл җирлеге озак кына вакыт башлыксыз торды, шуңа да карамастан авылның иң актив, иң булган кешеләре бергә җыелышып, торак пунктларның проблемаларын чишүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Морат Мөбарәкшинны авыл халкы үзе сайлап куйды дисәк, тагын да дөресрәк булыр. Шулай, бүген авыл җирлекләрен шушындый эшлекле, үрнәк булган лидерлар яшәтә.

Фермерлар - төп таяныч

Сөләй авыл җирлегендә дә байтак кына эшләр башкарылган. Авыл җирлеге 5 авылны - Сөләй, Урсалбаш, Шарлама, Яңа Михайловка һәм Салкын Чишмә торак пунктларын берләштерә, биредә 1504 кеше гомер итә. Данлыклы шәхесләре, уңган-булган фермерлары белән дан тоткан әлеге авыл җирлегендә дә халык саны елдан-ел кими бара икән. Авыл яме - малларда. Торак пунктларда сыер, сарык, кәҗә асраучылар әле дә булуы куандыра. Сөләй авыл җирлеге башлыгы Ансар Бикбаев иң күп сыер асраучы хуҗалыкларны телгә алып узды. Наил Маннапов, Илгиз Галиев, Фәнүс Хаҗиев, Назыйм Хурамшин, Радик Гыйбадуллин, Айсылу Зарипова, Ленар Хафизов хуҗалыкларын районда да бик яхшы беләләр. Узган елны район җитәкчелеге ярдәме белән савым сыерларын күпләп асраган хуҗалыкларга сөт саву аппаратлары бирелгән булган. Ел дәвамында авыл биләмәләрен чүп-чардан арындыру, урамнарны яктырту, су линияләрен яңарту буенча саллы гына эшләр башкарылган.

- Өч авылда балалар бакчасы эшли. Мәктәптә 30 укучы белем ала. Үткән елны 31 бала булса, быел 1 укучыга кимеде. Мәктәптә барлыгы 12 укытучы хезмәт куя, 7 техник хезмәткәр эшли. Укыту процессын тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Кызганыч, ләкин балалар бакчасында да, мәктәптә дә балалар саны кими, бу үз чиратында авылларыбызның картаюына сәбәп булып тора, - дип белдерде Ансар Җәүдәт улы. Башлык әйткән сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да авылларда яшьләр төпләнеп калмаса, авыл җирлегенең киләчәге дә юк дигән сүз. Шуңа да карамастан, Сөләй авыл җирлегендә оптимистик рухтагы кешеләр яши. Спорт өлкәсен әйдәп баручы Фәндәс Хәбировны районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Авыл яшьләренең һәм балаларнын буш вакытларын файдалы үткәрү өчен тырышып йөри торган фидакарь шәхес ул.

Очрашу барышында проблемалар да телгә алынды. Урамда йөрүче этләрнең бик күп булуы халыкны борчый, бигрәк тә кыш айларында муенчаклы, каешлы этләрнең күп булуы күзәтелә икән. Бу хәл балалар өчен аеруча куркыныч тудыра. Районда оештырылган этләр приютына күп тапкыр мөрәҗәгать ителгән булса да, әлеге оешмадан бер генә тапкыр да килүче булмаган.

- Быелның 1 гыйнварыннан башлап, Татарстанда этләрне теркәү мәҗбүри. Бу эшләр безнең җирлектә башланып китте. Ветеринария хезмәткәрләре хуҗалыкларга кереп, этләргә чип куялар, котыру чиренә каршы вакцинация ясыйлар, - дип бәян итте Ансар Бикбаев.

Сөләй авыл җирлегендә күп кенә эшләр үзара салым акчаларына башкарыла булып чыкты. Мисал өчен, Урсалбаш авылының чишмә башына ремонт ясалган, койма куелган. Шарлама авылында су линиясе өлешчә алмаштырылган, бу эш быел да дәвам итәчәк икән әле. Сөләй авылында салкын коедан төшә торган 300 метр озынлыктагы су торбасы алмаштырылган, грант акчаларына 4 км озынлыктагы су линиясе ясалган, ләкин ул әлегә тоташтырылмый калган.

Яңа Михайловка авылына материал итеп 1 км озынлыктагы пластик су торбасы сатып алынган. Урсалбаш авылы халкыннан җыелган үзара салым акчасына зиратка койма тоту каралган. Халык, депутатлар ярдәме белән башкарылган эшләр дә бихисап. Һәйкәлләрне ремонтлауда, төрле бәйрәм чаралары уздыруда Ринат Раиф улы Салаховның тырышлыгы һәм «Җәлилнефть» идарәсе җитәкчелегенең ярдәме зур булуын белдерде сөләйлеләр.  

Шулай, үзара ярдәмләшеп, аңлашып  яшәгәндә авыл җирлекләрендә тормыш итү күпкә уңайлырак. Авыл җирлекләре башлыкларының тырыш һәм булдыклы булулары да куандыра. Сөләй һәм Бишмунча авыллары җирлекләрендә дә халык кимемәсен, киресенчә, яшьләр туган якларына әйләнеп кайтсын һәм төпләнеп калсын иде дип телибез.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса