Авыллар төзекләнә, мал тотучылар гына кими
Шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары башланып китте.
Әлеге җыеннарны халык аеруча көтеп ала, чөнки район һәм оешма җитәкчеләре белән елына бер мәртәбә очрашу үзенә күрә байтак гомер чишелми яткан проблемаларны кабаттан күтәреп чыгарга мөмкинлек бирә.
Еллар узып, җитәкчеләр алышынып, элеккеләре урынына яңалары килгәч, бәлки, теге яки бу әһәмиятле гозер бүтәнчәрәк кабул ителер һәм, ниһаять, чишелер дигән өмет алып килә авыл кешеләрен әлеге җыеннарга. Шәһәргә барып йөрисе юк - җитәкчеләр авылга үзләре килгәннәр, шуңа күрә ут-су, газ, ТКХ, теге яки бу документны, милекне рәсмиләштерү кебек сорауларга да җавап ишетергә була. Шушындый эчтәлектәге очрашулар Кама-Исмәгыйль, Урман Кәләе, Новотроицк авыл җирлекләрендә булып үтте. Авылларны яшәтү өчен социаль җирлекнең ныклы булуы, яшьләрнең авылда төпләнеп калуы мөһим.
Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы Айсылу Шәйдуллина билгеләп узганча, соңгы өч елда авылда йортлар саны кимемәгән һәм 340 йорт тәшкил иткән. Авыл җирлегендәге кешеләр саны - 700.
- Авылда башлангыч белем бирү мәктәбе бар. Мәктәптә 2 югары белемле укытучы эшли, 6 укучы белем ала. Калган укучылар мәктәп автобусы белән йөреп, Яңа Нәдер мәктәбендә укыйлар. «Карлыгач» балалар бакчасына барлыгы 18 бала йөри. Барлыгы 7 хезмәткәр эшли. Авыл китапханәсе мәктәп бинасында урнашкан. Фондта 11 мең тирәсе китап бар. Китапханә бүлмәсе җылы, якты, ремонтланган. Җирлектә 1 ФАП бар. Бүгенге көндә биредә фельдшер Зөлфия Муллагалиева хезмәт куя. Кама-Исмәгыйль авыл җирлегендә мал-туар тотучы хуҗалыкларда җәмгысе 110 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 58 е савым сыерлар. Кәҗә асраучылар да бар. Авылда сыерларның һәм кәҗәләрнең баш саны исәбеннән субсидия бирелде, бу мал санын киметмәү максатыннан Татарстан хөкүмәте тарафыннан башкарыла, җитәкчелек сүзе буенча бу эш дәвам итәчәк. Сигез баш һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган кешеләргә мини-фермалар төзү программасы да гамәлдә. Халык кош-корт, куян асрый, умарта тота, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә, - дип таныштырып узды авыл җирлеге тормышы белән Айсылу Зөфәр кызы. Форсаттан файдаланып, район җитәкчелегенә хоккей буенча тренер сорап мөрәҗәгать итте ул. Башкарылган эшләргә тукталып, су башнясын алмаштыру һәм тоташтыру эшләре башкарылуын билгеләп китте, берничә урамдагы юлларга асфальт салынуын, зиратка килү юлына вак таш җәелүен, капкасы ясалуын һәм башка күп кенә эшләрне әйтеп узды. Авылда су проблемасы барлыгы ачыкланды. Әлеге проблеманы үзара салым акчалары исәбенә хәл итәргә уйлыйлар икәнлеге дә билгеле булды. Шулай ук тагын бер олы проблема урамда йоруче этләр мәсьәләсе булып чыкты. Хуҗалык этләре бәйдән ычкындырылып, кешеләр өчен зур куркыныч тудыралар, кыргый җәнлекләр дә авыл халкын еш борчып тора икән.
Авылны элегрәк абзарларны тутырып торган мал-туардан, кош-корттан башка күз алдына да китерү кыен. Бүген инде авыл халкы мөгезле эре терлек асрамый диярлек. Мисал өчен, бөтен Урман Кәләе авыл җирлегендә 10 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 5 е - савым сыерлар. Дуңгызлар саны - 6, сыер һәм кәҗәләр бергә 32 баш. Бу бик түбән күрсәткеч.
Ә менә Новотроицкидагы 290 хуҗалыкта 52 мөгезле эре терлек асрыйлар. Аларның 25 е савым сыерлар икән. Аз, ләкин бүгенге көндә начар түгел. Авыл кешеләре сарык, кош-корт асрый, умарта тота. Торак пунктта мәктәп белән балалар бакчасы бар икән, авылның киләчәге өметле дияргә була. Новотроицкида «Сказка» балалар бакчасына 20 ләп бала йөри. Хәзерге вакытта бина ремонт таләп итә, сантехниканы да алыштырырга, юлларны да тәртипкә китерергә кирәклеге билгеле булды. Урта мәктәптә бүгенге көндә 70 укучы белем ала. Биредә спортзал белән ашханәгә ремонт сорала. Тәрәзәләрне дә пластикка алыштырырга, җиһазларны да яңартырга вакыт җиткән. Мәдәният йортында исә әле һаман да канализация юк, диделәр. Авыл кешеләренең бильярд һәм теннис та уйныйсылары килә икән. Новотороицк авыл җирлегенә караган Шөгерчә авылындагы ФАПта инде 6 ел дәвамында су юк, дип зарланды халык җыелышта. Әлеге проблема бүген дә кабыргасы белән тора. Алга таба чишелеш табылырмы - билгесез.
Авыл халкы өчен кышкы чорда юлларның кардан даими чистартылып торуы аеруча мөһим. Бу уңайдан Урман Кәләе авыл җирлегендә проблемалар булмас дип ышанып каласы килә, чөнки узган елның сентябрендә хакимиятнең ярдәме белән алар Беларус тракторы сатып алганнар иде.
- Бүгенге көндә трактор тулы куәтенә эшкә җигелде, юллар даими чистартыла, - дип хәбәр итте Урман Кәләе авыл җирлеге башлыгы Линар Фәләхиев, техника турында сорагач. Бик яхшы. Юллар чиста, каралган булсын.
Халык җыеннары февраль урталарына кадәр дәвам итә - күзәтүебезне укып барыгыз.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: Әлмәт дәүләт янгын күзәтчелеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia