Малларны кышлату - җаваплы чор
Быел 45 мең 810 тонна терлек азыгы әзерләнгән, ягъни бер терлек башына 34 центнер азык берәмлеге туры килә.
Кышкы чорда терлекләрне балансланган тукландыру аеруча мөһим шарт булып тора. Борчылырга нигез юк - район хуҗалыкларында терлек азыгы җитәрлек.
Әлмәт районы хуҗалыкларында бүгенге көндә 5127 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 1644 е - савым сыерлар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, ел башыннан тулаем савым 14868 тонна тәшкил иткән, район буенча бер сыердан аена уртача 8560 килограмм күләмендә сөт савып алына. Моннан тыш, фермер хуҗалыклары сарык үрчетү белән дә мәшгуль икән. Мисал өчен, «Заикин» КФХсында гына да сарыкларның баш санын 5 меңгә җиткерүне планлаштырганнар.
Терлекчеләр алдында әһәмиятле бурыч - бозауларны саклап калу һәм мал нәселен яхшырту тора. Бу өлкәдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен сыерларны үзвакытында каплату, таналарны каплатуга әзерләү, буаз таналарны бозаулаганчы алдан ук саварга өйрәтү, массаж ясау, кышкы чорда малларда авитаминоз булмасын өчен аларның рационына витаминлы препаратлар кертү, витаминга, бигрәк тә каротинга бай азыклар белән ашату сорала. Терлекләре көр, сәламәт булуын теләгән хуҗалыклар әлеге чараларга, шул исәптән бозаулатуга аеруча зур игътибар бирәләр.
- Бозаулатасы сыерны ике ай алдан сөтен ташлатырга кирәк. Ял иттермәсәң, сыер сөт бирми. Сыерның лактация чоры 305 көн, калган вакытны ул ял итәргә тиеш, - ди белгечләр.
Районның иң эре хуҗалыкларыннан берсе булган Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең товар комплексының өлкән ветеринария табибы Илдар Ахунов исә хуҗалыкта терлекләрнең саны арту яңа технологияләр белән дә бәйле дип саный.
- Комплекста 900 баштан артыграк югары продукция бирә торган нәселле малларыбыз бар. Көтү белән заманча идарә итүнең M-complex программасын куллану нәтиҗәсендә орлыкландыруны 35 проценттан алып 60 процентка кадәр җиткерүгә ирешә алдык. Савым 31 мең тоннадан артып китте, шул рәвешле бүген бер сыердан 33,6 килограммлап сөт савабыз, - дип аңлатты белгеч.
Кышкы чорда сәламәт терлек үстерүдә шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен төгәл үтәүнең дә әһәмияте гаять зур. Йогышлы авыруларга каршы профилактика үткәрү максатыннан терлекләргә мал табиблары тарафыннан 3 айга кадәр 11 төрле прививка ясала. Барлык таләпләр үтәлгәндә, тырышып, кайгыртучанлык күрсәтеп эшләгәндә малы да көр, сөте дә мул булырга тиеш.
Эре маллар белән беррәттән кош-корт асраучылар да байтак бит әле районда. Шуларның берсе - М.З. Абдуллин фермер хуҗалыгы. Гаилә фермасын үстерү проектларын уңышлы гына яклап, әлеге хуҗалык быел грантлар да отты. Бүген инде биредә 40000 гә якын йомырка тавыгы асрыйлар - елына 7,5 миллион данә йомырка гына җитештерәләр.
Заманча технологияләр ничек кенә алга китмәсен, кеше факторы барыбер алгы планда кала бирә. Терлекчеләрдән, сыер савучылардан, механизаторлардан һәм башка күп кенә белгечләрдән башка авыл хуҗалыгы тармагын күз алдына китереп булмый. Шуны да билгеләп китми мөмкин түгел, дөрестерме-юкмы, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның уртача хезмәт хакы район буенча 68478 сум тәшкил иткән. Шулай гына булсын, тагын да артсын әле.
Кыш - агымдагы ел уңышын кайгырту чоры да. Район хуҗалыклары бүген орлыкларын барлый, җитмәгән очракта читтән кайтарту хәстәрен күрә. Алар авыруларга һәм һава шартларына каршы тора алырдай орлык сортларын сайлый. Югары сыйфатлы орлыклар уңышны һәр гектардан 3-5 центнерга арттырыбрак алырга мөмкинлек бирә. Кышкы чорда уҗым культураларының исән-имин кышлап чыгуы да бик мөһим бит әле. Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә. Һава торышы тотрыклы булган очракта киләсе ел уңышына да өмет зур.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia