Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бердән ничек дүрт ясарга

Үзара салым – авыл халкының авырткан җире. Яшерен-батырын түгел, бу чара кайбер кешеләрдә канәгатьсезлек тә уята.

Бәхеткә, шул авылда яшәп, аны төзекләндерү өчен үзеннән өлеш кертүчеләр районда күбрәк. Нишлисең, авыл җирлекләре үз проблемаларын хәл итү өчен акчаны табарга тиеш. 2013 елдан башлап бу уңайдан муниципаль берәмлекләрдә референдумнар уздырыла башлаган иде. Әлеге чара еллар дәвамында камилләшә барып, авыл биләмәләрен төзекләндерүгә зур мөмкинлекләр ачты дип тә әйтергә була. Иң мөһиме – халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана. Ягъни, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага дәүләт 4 сум өстәп бирә. Баш ватып утырырга кирәкми – акча күбрәк җыелган саен дәүләттән күбрәк артып кайта.

Әлмәт җирлеге торак пунктларындагы халыктан быел җыелган үзара салым акчалары күләме, дәүләт финанславын да исәпкә алып, 64 миллион сум тәшкил иткән. Бу уңайдан 31 октябрьдән авыл җирлекләрендә җыеннар башланып китә. Әлеге җыеннарда авыл халкы җыелган акчаларны киләсе елларда нинди максатларга юнәлтәчәген үзе хәл итәчәк. Әлбәттә, үзара салым акчасы кеше башыннан ничә сумнан җыелачагын да һәрбер авыл җирлеге карар чыгарып, үзе хәл итә. Халык кабул иткән карар нигезендә авыл җирлекләрендә гомер кичерүче инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, ялгыз бала үстерүче әниләр, 85 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, МХО хәрбиләренең гаиләләре үзара салым түләүдән азат ителергә мөмкин. Әлеге категория кешеләр тулысы белән азат ителәме, әллә өлешчә генәме – монысы да җыеннар вакытында карала. Әлмәт районы авылларында яшәүчеләр нигездә 500 сумнан алып 1 мең сум күләмендә акча җыялар. Бишәр мең сум акча җыеп, техника, җиһазлар, хәтта трактор сатып алган торак пунктлар да булды.

Авыл җирлекләре үзара салым акчаларын 1 апрельгә кадәр җыеп тапшырырга өлгерергә тиеш. 2023 елда авыл җирлекләре үзара салым акчаларын су системаларын алыштыруга, ремонтлауга тоткан булганнар. Бу уңайдан 20 миллионлап акча сарыф ителгән. Хәзерге вакытта күп кенә торак пунктларда су проблемасы әле дә кабыргасы белән тора, авыл кешеләрен урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, юлларның төзек булмавы да борчый. Шуңа күрә дә 2025 елда бу проблемаларны чишүгә шулай ук зур игътибар биреләчәк. Гадәттә бер авыл җирлеге берничә торак пунктны берләштерә. Мисалга Кичү авыл җирлеген алыйк. Биредә үзара салым акчаларын юлларны тәртипкә китерүдән тыш, Нагорное авылында суүткәргеч төзүгә, коелардагы задвижкаларны алыштыруга тотканнар. Югары Мактамада да шушындый ук юнәлештә эш алып барганнары билгеле.

– Авыл кешеләреннән 500 әр сум җыеп килдек. Акчаларны насос сатып алуга, суүткәргечләргә вак-төяк ремонт ясауга, зиратлардагы агачларны кисүгә юнәлтәбез, – дип аңлаттылар Васильевка авыл җирлегендә дә.

Шулай, еллар дәвамында үзара салым акчасына эшләнгән эшләрнең барысының исәбе-хисабы юк. Һәр авылда ни эшләнгәнен саный китсәң, күпкә җыела. Халык бердәм булып, ышаныч күрсәтеп, киләчәктә дә әлеге программада катнашса, авылларның яшәеше тагын да күркәмләнеп китәр, уңай шартлар артыр иде. Авыл кешеләренең үзләренә дә октябрь азагыннан башланып китеп, ноябрь дәвамында барачак җыеннарда актив катнашырга кирәк. Бу авылда бит аларга яшисе, юл салынмаса, киләсе елга су торбалары яңартылмаса, зиратлар каралмаса, торак пунктларның биләмәләре төзекләндерелмәсә, авыл әкренләп бетә, тормыш сүнә дигән сүз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса