Әлмәт районында кыр эшләре тәмамлана
Бүгенге көндә 39632 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынып суктырылган.
Районда кыр эшләре тәмамлануга таба бара.
Уңдырышлылык алай мактанырлык түгел – гектарына 24,8 центнер гына туры килә. Тулаем уңыш район буенча 98206 тонна тәшкил иткән. Икътисади күрсәткечләргә килгәндә, авыл хуҗалыгы продукциясеннән сатканнан соң кергән акча 837 миллион 112 мең сум тәшкил иткән.
Беләм мин ул сезнең җир эшен
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев хуҗалыкларда эшләүчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнүен, ә уртача хезмәт хакы күрсәткеченең район буенча 60400 сумга кадәр җитүен хәбәр итте. Начар түгел, ләкин хуҗалык җитәкчеләренең, фермерларның үзләренең әйтүенә караганда, бүгенге көндә мондый акчалар һәм хәтта аннан да югарыракны түләргә вәгъдә иткәндә дә, сыер саварга һәм гомумән хуҗалыкта эшләргә кеше табуы бик кыен.
– Бүгенге көндә эшче кадрларга булган кытлык үзен аеруча нык сиздерә. Алай гына да түгел, әле үзебезнең эшне ышанып тапшырып калдырырдай хезмәткәрләрне шәм белән эзләсәң дә таба алмыйсың, - дигән борчуларын белдерде күбесе. Монда инде ирексездән анекдоттагыча «беләм мин ул сезнең җир эшен» дигән сүзләр искә төшә. Югыйсә, авыл хуҗалыгы тармагында үз эшен булдырып, тырышып хезмәт куйганнарны, азмы-күпме булса да, дәүләтебез дә ярдәменнән ташламый бит. Бу уңайдан агымдагы елда гына да федераль һәм республика бюджетларыннан 34 миллион сумнан артык күләмдә акча бүлеп бирелгән булган. Аерым алганда, үсемлекчелек тармагында хезмәт куючыларга 18 миллион 784 мең сум, терлекчелек тармагын үстерүчеләргә 12 миллион 500 мең сум, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшчәнлек алып баручыларга 3 миллион 184 мең сум финанс ярдәме күрсәтелгән.
Хуҗалыкларның күбесе инде эшләрен төгәлләп, киләсе ел уңышы өчен язгы чәчүгә әзерлекне башлап җибәрделәр. Аграрийлар иң беренче чиратта орлык салып калдыруга зур игътибар бирәләр. Туфракны да язгы кыр эшләренә көздән әзерләп калдырырга кирәк. Чын хуҗа җир сөрүне язга калдырмаска тырыша, чөнки язын башка эшләр дә җитәрлек: дым каплату, тырмалау, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау, культивация күп вакытны ала, сабан культураларын чәчү турында әйткән дә юк. Тагын бер мөһим чара – уҗым культуралары чәчү 7163 гектар мәйданда башкарылган.
Техника эшли, егет мактала
Авыл хуҗалыгы тармагындагы эшчәнлекне бүген заманча техникадан
башка күз алдына китерүе дә кыен. Шуңа күрә дә күп кенә хуҗалыклар ел саен яңа комбайннар, тракторлар сатып алуны хуп күрәләр. «Росагролизинг» АҖ юнәлеше буенча шәхси эшмәкәр Абдуллин М.З. фермер хуҗалыгы быел 40 миллион сумлык яңа техника кайтарта алган. Алар арасында Акрос 585 комбайны, «Хозяин» азык тарату машинасы, «Фрателли Педротти» мобиль орлык киптергече дә бар. «Возрождение села» кооперативы, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, Нәбиев Г.Ә. фермер хуҗалыгы, «Кичүчат» җәмгыяте дә үзләренең трактор паркларын заманча техника белән яңарта алганнар. Техника ягулык сорый. Бу уңайдан да бернинди кыенлыклар булмаган – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район җитештерүчеләрен 1600 тонна дизель ягулыгы белән тәэмин иткән.
Авылда барысы да үзеңнеке: ите дә, сөте дә ...
Авылларны терлекләрдән һәм кош-кортлардан башка күз алдына китерү кыен. Тик чынбарлык үзенекен итә – хәзер халык азмы-күпме кош-корт асраштыргаласа да, мөгезле эре терлек тотучылар бармак белән санарлык. Әлмәт җирлегендә бүген 5229 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда маллар саны 770 башка кимрәк икәнен күрергә була. Моның ничек һәм ни сәбәпле барлыкка килүе турында без инде газетабызда берничә мәртәбә аңлатып узган идек. Хикмәт сәбәптә түгел, әлеге югалтуларны каплау өчен бүген нинди чаралар күрелүдә. Бу уңайдан уңай күрсәткечләр бар барын, тик һаман да шул эре, көчле хуҗалыклар һәм фидакарь эшмәкәрләр исәбенә генә. Токарликовлылар быел 198 баш, Абдуллин М.З. 15 баш, Семенычева О.В. 10 баш тана кайтартканлыгы мәгълүм. Азмы-күпме – бар, хәзер инде төп бурыч – булганын югалтуларсыз саклап калдыру, бозаулар үрчетүгә дә өстенлек бирү. Алай мактанырлык күрсәткечләр юк дигәндә генә бер баш сыерга исәпләнгән тәүлеклек савым буенча Әлмәт җирлегенең республика рейтингында 12 нче урынга менүе күңелне җылытып җибәрде хәтта. 1 сыердан уртача 5626 кг сөт савыла икән. Димәк, хуҗалыкларда савым сыерлар аз булуга да карамастан, малларны дөрес тукландыралар дигәнне аңлата бу.
Кош-кортларга килгәндә, аларның саны быел 43581 гә җиткән. Мал-туарны ашату өчен азык җитәрлек – 5268 тонна печән, 21473 тонна сенаж, 6568 тонна силос, 3745 тонна ашлык фуражы әзерләнгән. Бер баш терлеккә 29,3 центнер азык туры килә. Хуҗалыклардагы мал-туарның потенциалын арттыру максатында төрле азык өстәмәләре, премикслар куллануга да өстенлек бирелә.
Авыл туризмы
Әлмәт җирлегендә бизнес-проектларын гамәлгә ашыручылар, бу уңайдан грант алучылар бармак белән санарлык булса да, бар. Мисал өчен, Абдуллин М.З. фермер хуҗалыгы гаилә фермасын үстерү буенча быел 15 миллион 607 мең сумлык грант алган. Алу – бер нәрсә, әлеге грантның таләпләре дә катгый, һәм алар үтәлергә тиеш икән бит. Мисал өчен, грант алучыга хуҗалыгында 24 ай эчендә кимендә 5 елга 8 кешелек даими эш урыны булдыру, йомырка тавыкларының санын 25000 башка кадәр җиткерү зарур. Моннан тыш елына 7,5 миллион данә йомырка җитештерелүе дә шарт. «Возрождение села» кооперативы «Авыл туристик комплексы» проекты белән чыгыш ясап, 10 миллионлык «Агротуризм» федераль грантын откан. Грант ияләренә уңышлы эшчәнлек теләргә генә кала.
Җир караганны ярата, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Сөрелми һәм чәчелми торган җирләр районыбыз биләмәләрен бизәми. Кулланышка кертелмәгән җирләрнең мәйданы ел башына 8240,9 гектарны биләп тора иде. Әлегә шуның бары тик 1853 гектары гына эшкә җигелгән. Бу уңайдан эшне активлаштырырга кирәклеге көн кебек ачык.
Тиздән авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачак. Иң мөһиме – авыл хезмәтчәннәренең хезмәте лаеклы бәяләнеп, матди яктан да шулай ук тиешле дәрәҗәдә ныгытылыр дип ышанып каласы килә. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшләүче, табыннарыбызны мул итү өчен тырышкан механизаторларыбызга, терлекчеләребезгә, савымчыларыбызга сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух, яңа хезмәт җиңүләре теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа