Әлмәт игенчеләре соңгы гектарлардан уңыш җыялар
Октябрь – урып-җыю эшләрен төгәлләүче ай.
Басуда әле техника гөрелтесе тынмый, механизаторларның һәркайсы булсынга дип җиң сызганып, бер караңгыдан икенчесенә кадәр тырышып хезмәт куя бирә. Ходайның рәхмәте белән, октябрь дә җылы булырга охшаган, авыл хезмәтчәннәрен кояшлы, матур көннәре белән куандыруын дәвам итә. Әлмәт районы хуҗалыклары бөртекле культураларны җыюны тәмамладылар дип әйтергә була. Хәзерге вакытта техник культуралар урып-җыю, суктыруга керештеләр. Әлеге эшкә хуҗалыклар яңа гына тотындылар дип тә әйтергә була – күрсәткечләр шул турыда сөйли. Силоска кукуруз җыю да бүгенге көндә 12,6 процентка гына үтәлгән. Көнбагыш суктыру буенча күрсәткеч 23,2 процент тәшкил итә. 4677 гектар мәйданны биләп торучы рапс культурасының да яртысын гына урып-җыйганнар әле. Ә менә горчица җыю төгәлләнеп килә.
Октябрь – яшелчәләр җыю, басуларны чистарту һәм җир эшкәртү чоры да. Район басуларындагы яшелчәләр быел 68 гектар тәшкил итә һәм нигездә алар быел да «Яшелчә үзәне»ндә генә җитештерелде. Бу аңлашыла да, чөнки биредә «Авыл» кооперативы эшли. Эшмәкәрләргә бер урында, берләшеп эшләве җиңелрәк, сугару системалары да кулай, заманча. Монда да яшелчә җыюны төгәлләп киләләр, мул уңышны бүген шәһәребез кибетләрендә, ярминкәләрдә даими күрергә була. Әле бит кырларда бүген уңыш кына җыеп калмыйлар, киләсе ел уңышы өчен уҗым культуралары да чәчәләр. Гомуми мәйдан 9024 гектар тәшкил итә. Хәзерге вакытта 602 гектар мәйданда арыш, 6461 гектарда бодай чәчеп калдырганнар инде. Башкарылган эшләр бүген 78,3 процент тәшкил итә. Көннәр яңгырсыз, җылы торганда чәчү эшләрен дә тиз арада тәмамлау кирәк. Басуларны сөрү, туфрак эшкәртү дә әлегә акрынрак бара (37,3%), бу юнәлештә дә куәтне арттыру сорала.
– Кояш чыкканнан алып кичке караңгы төшкәнче басуда инде без. Шунсыз булмый, һәр эшнең үз вакыты бит, соңларга ярамый. Хәзер тракторлар яңа, заманча, җайлы. Трактор артыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа