Көзге кыр эшләре дәвам итә
Районда көзге кыр эшләре тулы куәтенә дәвам итә.
Ходайның рәхмәте белән, сентябрь ае авыл хезмәтчәннәрен кояшлы, кызу көннәре белән куандырып тора.
Басуларда эш көне-төне кайный. Уҗым культуралары, борчак, солы, арпа суктыру инде тәмамланды дияргә була. Бүгенге көндә сабан бодае уңышын җыю бара. «Чагылтау», «Союз-Агро» җәмгыятьләрендә исә бу эшләрне дә тәмамлап куйганнар.
Район буенча сабан бодае 13732 тонна күләмендә суктырылган, башкарылган эш бүгенге көндә бары тик 58,1 процент кына тәшкил итә. Әлеге культураның уңышы алай мактанырлык түгел – гектарына 23,8 центнер гына туры килә. Бу – район буенча уртача күрсәткеч. Ә менә «Агрораздолье» кырларында сабан бодае уңышы яхшы. Биредә ул гектарыннан хәтта 40 центнерлап чыга. Арпа исә быел «Союз-Агро» кырларында уңган булып чыкты, «Кичүчат» җәмгыяте басуларында солы да начар түгел. Карабодай культурасы быел 4341,7 гектар мәйданны биләп тора. Хуҗалыклар аны җыюга бөтенләй тотынмаганнар әле.
Авыл хезмәтчәннәре киләсе ел уңышына нигез салу максатында да эшлиләр. Уңышы урып алынган басуларда салам җыю, туфрак эшкәртү бара. Хуҗалыклар, киләсе елда мул уңышка йөз тотып, чәчүлек орлык фондын яңартуга, минераль ашламалар туплауга да зур игътибар бирәләр. Шулай, авыл хезмәтчәннәре табыннарыбызда икмәк, азык-төлек мулдан булсын дип тырыша бирәләр. Хәзер инде хөкүмәтебезгә дә шул авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү өстендә активрак шөгыльләнә башларга кирәктер. Яшерен-батырын түгел, бүгенге авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең күбесе урта яшьләрдәге һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр. Аларны киләчәктә алыштырырдай эшче кадрлар аз яки бөтенләй юк. Проблеманы чишү дә көн кебек ачык югыйсә – яшьләр авыл җирлекләрендә яшәргә һәм эшләргә теләсен өчен заманча социаль мохит булдырырга, шул исәптән яшь гаиләләр алырлык һәм сыйфатлы торак булдырырга гына кирәк.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа