Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында уракка төштеләр

Басулардагы уңышны җыюга бүгенге көндә 90 берәмлек комбайн җәлеп ителгән.

Район хуҗалыкларында эш тынып тормый. Аграрийлар узган атнада уракка төштеләр.

Әлмәт җирлегендәге бөртекле культуралар 40104 гектар мәйданны биләп тора, 13572 гектарында уҗым бодае чәчелгән. Төп эш бүген шунда кайный. Бүгенге көндә әлеге культура 2423 гектар мәйданда ектырылып, 7644 тонна күләмдә суктырып алынган. Уҗым бодаеның уңыш күрсәткече район буенча гектарыннан 29 центнер тәшкил итә. Артык яхшы дип әйтеп булмый бу күрсәткечне. Хуҗалыклар күбрәк көзге арыш уңышына зур өмет баглыйлар. Район башлыгы язгы чорда кырларны карап йөргәндә үзе дә бөртеклеләр уңышы шәп булыр дигән иде. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ басуларында арыш аеруча күкрәп үскәнлектән, уңыш күрсәткече гектарыннан 40 центнерлап та чыгарга мөмкин дип фаразлаган иде әле ул. Шулай да мондый ук күрсәткечләргә җитә алырлармы токарликовлылар – билгесез, чөнки матур гына башланып киткән җәй үзенең тотрыксыз һава торышы белән бөртеклеләргә рәхәтләнеп үсәргә ирек бирмәде. Уҗым арышы быел 1071 гектар мәйданны алып тора, аны җыярга тотынмадылар гына әле. Көздән чәчелгән басулар коры булуы белән бер борчыса, иртә язда еш кына кырау төшү икенче тапкыр борчуга салды. Соңгы вакытта тоташ яуган яңгырлар да аграрийларның күңелен бераз төшерде төшерүен. Шуңа да карамастан урып-җыю эшләре районда оешкан төстә матур гына дәвам итә. Бөртеклеләр белән беррәттән механизаторлар горчица җыюга да керешкәннәр. Быел әлеге культура 1621 гектарда чәчелгән булган. Хәзерге вакытта ул 77 гектар мәйданда ектырылып, 83 тонна суктырып алынган инде. Бөртеклеләрдән соң аграрийлар башка төр техник культураларны урып суктыруга керешәчәкләр - алда әле аларны 5586 гектар мәйданда көнбагыш, 4677 гектарда рапс һәм хәтта киндер культураларын җыю көтә. Районда әлегә солы, арпа, карабодай, борчак та шул килеш. Алар әле өлгереп, тулышып кына килгәнлектән, бу культураларны урып суктыруга елдагыча бераз соңрак тотыначаклар. 

Август – авыл хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы, иң хәлиткеч чор. Уңыш җыю белән беррәттән мал азыгы әзерләү дә дәвам итә бит әле. Бүгенге көндә печән әзерләү буенча план йөз процентка тәмамланып килсә дә, эш тукталмый, әле сенаж, силос салу һәм җир эшкәртү кебек мөһим чаралар дәвам итә. Җәйге чор – кардалардагы сыерларның иң күп сөт бирә торган чагы. Районда барлыгы 1773 баш савым сыер исәпләнә. Узган елны гына аларның саны 1829 иде. Быел «Актау» хуҗалыгы сыерларын 12 башка киметкән, фермер хуҗалыкларында исә 44 башка кимү күзәтелә. Ә менә Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә, киресенчә, савым сыерларны 9 башка арттырганнар. «Беренче май» хуҗалыгында да маллар алты башка ишәя төшкән. «Чагылтау» сыерлар санын 15 башка киметсә дә, хуҗалыкның савым күрсәткечләре шактый югары. Биредә бер сыердан 27,9 кг сөт савып алалар. Иң югары күрсәткеч – токарликовлыларда. Әлеге хуҗалыкта бер сыердан 30,2 кг сөт савып алалар. Иң түбән күрсәткеч фермерларда (10,2 кг) һәм «Актау» (10,3 кг) хуҗалыгында.

Терлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар соңгы елларда бармак белән санарлык кына калып баруы борчуга сала. Әлеге юнәлешне үстерүгә аерым бер җитди караш кирәге көн кебек ачык. Иң беренче чиратта яшь эшмәкәрләрне кызыксындыру, авыл хуҗалыгына җәлеп итү кирәк шул. Теләге булганнарга хөкүмәт тә ярдәм кулын сузарга әзер тора бит. 

Әле менә тагын чираттагы күңелле хәбәр килеп иреште – республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын бирүгә гаризалар алу башлануы турында игълан итте. Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Гаризалар һәм документлар 29 июльдән 28 августка кадәр кабул ителә. Әлеге проектларда әлмәтлеләр дә актив катнашырлар дип ышанып каласы килә. Планлаштырган эшләрен сөенерлек нәтиҗәләргә ирешеп башкарып чыгарга насыйп булсын.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса