Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районы хуҗалыклары ике атнадан уңыш җыярга керешәчәкләр

Бүген аграрийларның барлык уйлары алдагы урак турында.

Көннәр кызу торганлыктан игеннәр иртә өлгергән, ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Эш күләме шактый - бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар быел 54,7 мең гектар мәйданны биләп тора. Аграрийлар зур уңышка өмет баглый. Шушы көннәрдә икмәккә бәяләр күп артмаячагы да билгеле булды. Ашлык бәяләрен карасаң, моннан да түбән була алмый инде анысы. Шул ук вакытта июнь аенда бөртекле культураларга бәяләр шактый күтәрелгән. Аграрийлар да, мал-туар асраучылар да бик яхшы белә – бүгенге көндә  өченче класслы бодай бәясе 14 мең сум, дүртенче класслы бодай ¬– 12,5 мең сум, фураж бодае – 9,7 мең сум, арыш – 7,8 мең сум, азык арпасы 9,6 мең сум тора. Икмәк пешерүчеләр соңгы вакытта социаль төрдәге ипиләр җитештерүгә өстенлек бирә башладылар. Бу аңлашыла да. Беренчедән, һәркемнең кереме төрлечә, пенсионерларның да хәллеләре һәм артык хәлле булмаганнары бар бит. Икенчедән, ипигә бәяләрне тотрыкландыру өчен дәүләт ярдәме чаралары эшләп килә. Икмәк пешерүчеләргә социаль төрдәге ипиләр җитештерүгә һәм сатуга бәйле чыгымнар өлешен каплау өчен субсидияләр күләме дә арткан. Мәсәлән, социаль төрдәге 1 кг ипине сатуга тотылган чыгымнар өлешен каплау күләме 4,5 сумнан 6 сумга кадәр арткан. Аз булса да, ярдәм инде. 

Шушы көннәрдә әле тагын күңелле генә хәбәр килеп иреште - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар алу өчен 5 июльдән 4 августка кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр салды. Әлмәтлеләргә дә, һичшиксез, әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. 

Авыл хезмәтчәннәре исә бүгенге көндә мал азыгы әзерләү белән мәшгуль. Бүгенге көндә 2102 тонна печән җыелган, 12031 тонна сенаж базга  салынган. Әлеге күрсәткечләр планның яртысы гына башкарылганлыгы, эш темпларын арттыра төшәргә кирәклеге турында сөйли. Чиста пар җирләрен эшкәртү дә илле процент кына тәшкил итә. Вакыт бар анысы, өлгерерләр, әлбәттә. Көннәр генә матур торсын инде. Нәрсә генә дисәк тә, авыл хуҗалыгы тармагында күп нәрсә һава торышына бәйле бит. Көннәр яхшы торса, уңышы да вакытында җыеп алыныр анысы. Эшләрегез уң, үзегез берүк сау-сәламәт кенә була күрегез инде, хөрмәтле игенчеләр. Бар өмет сездә – безне туендыручыларда. 
 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса