Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимур Нагуманов: Әлмәт аграрийлары урып-җыю кампаниясенә әзер

Район кырларында күпьеллык һәм бөртекле культуралар, яшелчәләр үстерелә.

 2024 елда Әлмәттә 54,7 мең гектар җир чәчелгән. Яртысы бодай, арпа, борчак, солы өчен бүлеп бирелгән. Җирле аграрийлар шулай ук соя, кукуруз, көнбагыш, күпьеллык культуралар, яшелчәләр (помидор, борыч, кыяр, суган һәм башкалар) үстерәләр. Бу хакта үз телеграм каналында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, урып-җыю берничә атнадан башлана. «Терлекчелек хуҗалыклары өчен азык әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2000 тоннадан артык печән һәм 12 мең тонна сенаж әзерләгән инде. Бу терлекләрнең кышлауын тәэмин итү өчен мөһим», - дип аңлатма бирде район башлыгы. 

Фотолар: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса