Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт фермерлары мал азыгы әзерләүдә эшне 87 процент күләмдә башкарганнар

Җәйнең икенче аена да килеп кердек. Бүген хуҗалыкларда “кызу чор” – авыл хезмәтчәннәре дәррәү кубып печән әзерли.

Күпьеллыклар быел район басуларының 9759 гектар мәйданын биләп тора. Бүгенге көндә шуның 3543 гектары гына чабылган әле. Бу – түбән күрсәткеч, төгәлрәк әйткәндә мал азыгы әзерләү бары тик 36 процентка гына башкарылган дигәнне аңлата. Димәк, бер мал башына әлегә 7 центнер азык әзерләнгән. Шулай да печән әзерләүдә быел фермерлар өлгерлек күрсәтә. Алар эшне 87 процент күләмдә башкарганнар инде. Хуҗалыклар арасында беренче урында “Чагылтау” җәмгыяте тора. Биредә 380 гектар мәйдандагы күпьеллык үләнәрнең 260 гектарын чабып алганнар булып чыкты. Хуҗалык сенажын да мулдан әзерләргә өлгергән.  “Аппак”, “Кичүчат”, “Чулпан”, “Первомайский” җәмгыятьләре дә “Чагылтау”дан калышмаска тырыша – күрсәткечләр беразга гына гына калыша. Берьеллыкларны чабуга хуҗалыкларның берсе дә керешмәгән әле. 

Мал азыгы әзерләү белән беррәттән җирләрне эшкәртү бара, үсентеләрне корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртү дәвам итә. Аграрийлар тәүлегенә 300 гектарлап мәйданда җир эшкәртәләр. Шулай, күрсәткечләр әлегә алай мактанырлык түгел, ләкин вакыт бар әле. Июль ае үзенең матур көннәре белән куандырсын иде инде дигән теләктә каласы килә.
 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса