Әлмәт районында яшелчәләрне күпләп үстерәләр
Соңгы елларда халык яшелчәне бакчасында үстерми, кибеттән алуга өстенлек бирә башлаган иде. Ник дигәндә, кибет киштәләре чит илдән кергән продукция белән тулган - җаның ни тели шуны сайлап ал, бәяләре дә түбән.
Шулай да соңгы вакыттагы сәяси үзгәрешләр күп кенә нәрсәләргә бүтәнчә күзлектән карарга мәҗбүр итте.
Санкцияләр чорында импортны алыштыру зарурлыгы килеп туды. Пандемия чорында “ябылуда яту” да үз өлешен кертте булса кирәк, халык авылга тартыла башлады, бакчасында суганын да, бәрәңгесен дә мулдан үстерә хәзер.
Әлмәт җирлегендә яшелчәне күпләп үстерүче эшмәкәрләр бармак белән санарлык булса да, бар әле. 2017 елда элеккеге район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы буенча һәм «Татнефть»нең, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәме белән булдырылган «Яшелчә үзәне» һәм «Авыл» кооперативы дигән уникаль проектлар бүген дә киң колач белән эшләвен дәвам итә. «Яшелчә үзәне»ндә яшелчәләр теплицаларда һәм ачык грунтта үстерелә. 2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Авыл» кооперативында сыйфатлы яшелчәләр үстерү өчен заманча бар мөмкинлекләр дә тудырылган: мелиорация өчен су үткәрелгән, рассада өчен аерым теплицалар төзелгән, туфракны эшкәртү механикалаштырылып, утырту агрегатлары, насослар, фильтрлар урнаштырылган.
Кооператив җирләре Рус Акташы авылы биләмәләрендә Дала Зәе янында урнашкан. 356 гектар мәйдандагы җирләр Н.Е.Токарликов исемедәге хуҗалыктан 2037 елга кадәр арендага алынган. Басуларда су сиптерүне көйләү буенча проект эшләнеп, хәзерге вакытта шуның 170 гектарында әлеге эш тормышка ашырыла. Инде менә җиде ел дәвамында кооператив әгзалары басуларда яшелчә үстерәләр. Биредә кәбестәнең әллә күпме төре бар – пекин кәбестәсе, төсле кәбестә, брокколи, кызыл, ак кәбестәләр – барысы да шәп уңа. Моннан тыш “Айсберг”, “Романо”, “Фриссе” салатлары, суган, кишер, кызыл чөгендер уңышы да мулдан була. Җир җиләге, кура җиләге, карлыган да үстерәләр. Җиде ел дәвамында уңыш күләме 143 тоннадан алып 3000 тоннага кадәр җиткән. Үстерү – бер нәрсә, иң мөһиме – шул уңышны саклау бит әле. Бу уңайдан инде 2019 елны ук 3000 тонна сыйдырышлы яшелчә-җимеш саклагычы төзелгән иде. Уңышның елдан-ел арта баруын исәпкә алып, җиләк-җимеш саклау урыны мәйданын 5000 тонна сыйдырышлык итеп ясау планлаштырыла булып чыкты. Әлеге максатларда 3,6 гектар мәйданда җир участогы сатып алынган икән инде.
Кооперативта бар эшләр дә автоматлаштырылган. «Яшелчә үзәне»ндә тамчылап сугаруга өстенлек бирәләр икән. Бу үз чиратында уңдырышлылыкны арттыра, корылыктан саклауның ышанычлы чарасы булып тора. Кооперативны тулы циклда эшләүче предприятие дип тә атарга була. Тәмле, витаминлы яшелчәләр үстерү өчен бары тик сыйфатлы орлыклар алына. Алардан рассада үстерелә, ә аннан соң яшелчәләр барлыкка килә. Алга таба алар кулланучыга озатыла. Әйтергә кирәк, кооператив бүген көньяк-көнчыгышның барлык билгеле сәүдә челтәрләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли, күрше төбәкләрдәге челтәрләрне дә яшелчәләр белән тәэмин итә «Яшелчә үзәне» продукциясен «Магнит», «Табыш», «Светофор», «Лента», «Челны Логистик» кибетләрендә очратырга була.
“Авыл” кооперативының алдагы планнары зурдан булып чыкты. Шуларның иң беренчесе – 1 гектар мәйданда ел дәвамында уңыш алуга мөмкинлек бирүче теплица урнаштыру. Обүектларны газлаштыру, халыкны яшелчә белән тәэмин итү пункты төзү – болар барысы да якын киләчәктә тормышка ашырылыр дип өметләнә кооператив әгүзалары.
Быел да уңыш яхшы булырга ошаган “Яшелчә үзәне”ндә. 75 гектар мәйданга чәчелгән кәбестә, кишер, торма, чөгендер матур гына үсеп килә. 50 гектар мәйдандагы җир быел парга калдырылган булып чыкты. Бу туфракның уңдырышлылыгын саклап калу өчен шулай эшләнгән. Шулай, кооператив әгъзаларының яшелчәчелеккә керткән өлеше зур. Үзебезнең Әлмәт җирлегендә хезмәт куючы «Авыл» кооперативы хезмәткәрләренә исә бары тик сәламәтлек, нәтиҗәле эшчәнлек теләп каласы килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа