Кәсеп кенә түгел, яшәү рәвеше
Умартачылык күп очракта канга сеңгән, нәселдән нәселгә күчеп килә торган шөгыль.
«Умартачы булу өчен әнә шул бал кортлары кебек уңган булырга кирәк», - дип саный әлеге кәсепнең бар нечкәлекләрен үзләштергән Венера Сабир кыз Вәлиева.
Социаль челтәрләрдәге аккаунтыбызда умартачы ханым белән булган видеоәңгәмәне күпләр карагандыр да әле, мөгаен. Венера ханым Татарстан умартачылары җәмгыятендә әгъза да булып тора, шуның өстенә эшмәкәр, кибет тота. Биредә умартачылар өчен бар кирәк-яраклар да бар, хуҗалыкта бал аерта башлагач, аны шушында сатып та алырга була. Венера Вәлиева безгә бүгенге көндә умартачыларга нинди проблемалар белән күзгә-күз очрашырга туры килүе турында сөйләде һәм алга таба булган уй-хыяллары белән дә уртаклашты.
- Бал кортларын яратырга, аларның хезмәтен, тырышлыгын күрергә әбием белән бабам өйрәтте мине. Әзгам бабам Болгар авылында гомер-гомергә иллеләп умарта тотты. Шуны да әйтми булдыра алмыйм, әлеге авыл бабам килгәнче бер ташландык хәлдә иде. Нәкъ менә бабам Болгарга килеп төпләнүе белән шушы җирлеккә җан өреп җибәрде дисәм дә була, чөнки нәкъ менә шуннан соң авылда яңа йортлар барлыкка килә башлады. Әбием белән бабам үзләренең умартачылык кәсебен әтием белән әниемә тапшырып калдырдылар, аларга ияреп йөри торгач, үзем дә бу эштә шактый гына тәҗрибә тупларга өлгердем. Алай гына да түгел, минем барлык туганнарым да умартачылар. Шулай дип мактанып алыйм әле (көлә). Бу кәсеп кенә түгел, яшәү рәвешебез инде безнең. Әтием мәрхүм булгач, әниемә бар эшне үз кулына алырга туры килде. Ә кибет белән бүген нигездә үземә шөгыльләнергә туры килә. Кибетебезнең дә үз тарихы бар бит әле. Иске Әлмәттәге кибетебезгә нигез салынуга инде быел алтмыш ел тулды. Анда совет чорында башта әбием, аннан соң әнием эшләделәр, хәзер инде бар җаваплылык минем кулларга күчте. Бу эш миңа шулкадәрле ошый. Табыш китерүе белән түгел, ә менә шул кибеткә кергән кешеләр, ә алар нигездә умартачылар, белән үзара сөйләшү бик рәхәт. Кечкенә чагында әни мине гел үзе белән эшкә алса, мин дә кызымны шул кибеткә эшкә ияртеп йөрдем. Сатуга килгәндә, бүген кибетне тоту авыргарак туры килә. Аның сәбәпләре күп инде. Шул ук безгә даими килеп йөрүче күп кенә умартачыларның бал кортлары күпләп үлде һәм әлеге кәсеп ияләре эшләрен кабаттан башлап җибәрүдән тыелып торалар. Бәхеткә, бал белән шөгыльләнүче яңа кешеләр барлыкка килде. Кәсеп бер нәрсә, шул җитештерелгән балны сатып җибәрергә дә кирәк бит әле. Бу уңайдан безнең инде күптән «Әлмәт балы» брендын булдыру турында хыялыбыз да бар, чөнки Әлмәт җирлегендә җитештерелгән бал үзенең сыйфаты белән күпләрнең күңеленә хуш килә. Мисал өчен безнең балны Мәскәүдән, Питердан дә килеп алып китәләр, башка калаларда да ул бик популяр. Кибетебезне дә беләләр, безгә Сарманнан да, Мөслимнән дә умартачылар гел килеп тора. Алар белән сөйләшәбез, тәҗрибә дә уртаклашабыз. Әйтергә кирәк, умартачылар быел да бик борчылалар, чөнки бал кортларының күпләп үлүе күзәтелде. Моңа көннәр суык булуына бәйле юкә чәчкәләренә зыян килүе һәм узган ел бу агачларга көяләр зыян салу сәбәпле, кортларга азык җитмәү белән аңлатырга була. Шулай ук Урта Азиядән китерелгән кортлар белән кушылган җирле кортларга салкын кышлар да авырлык тудыра. Басуларны химик эшкәртүдән зыян күрү очраклары да булды. Мин үзебезнең район умартачыларына республика умартачылары җәмгыятендә әгъза булып торырга киңәш итәм, чөнки проблемалар килеп туганда бу бик нык ярдәм итә. Моннан тыш умартачылык паспортын булдыру да мөһим. Бу гомумән төп документ. Нинди генә проблема килеп чыкмасын, синнән нәкъ менә аны сорыйлар, юк икән - үзеңә үпкәлисең инде, чөнки шунсыз син бер нәрсәне дә дәлилли алмыйсың. Аннан соң бергә булырга кирәк, күмәклектә көч дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Ә болай без барлык умартачыларга да ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Быелгы беренче балны июльдә көтәбез инде. Без исә үзебезнең хуҗалыкта балны соңрак - августларда гына суыртабыз. Шулай гадәтләнгән. Болай бар да яхшы булыр дип өметләнеп калабыз. Умартачыны өмет яшәтә бит, - диде Венера Вәлиева.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа