Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә умартачылык кайгыртуга мохтаҗ

Язгы һава торышы яшелчәчелек, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны быел сынарга булган ахры – май дәвамында көндез кояшлы җылы була, ә төнлә тота да кырау төшә.

Умартачылар өчен дә әйбәт булмады мондый көннәр. Алма агачлары шау чәчәктә утырса да, бакчаларда кортлар бөтенләй күренмәде бит. Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Зөлфирә Салихҗан кызы Гыйльманова да бу уңайдан борчылырга җирлек бар дип саный. 

- Май ае гына түгел бит, гомумән елы бик уңай булмады.  Күп кенә умарта хуҗалыкларында кортлар кышны чыга алмадылар, бөтенләй үлеп бетү очраклары да булды.  Гомумән 45 процент бал корты юкка чыкты. Иң күп кырылган кортлар Үзбәкстан токымыннан булды. Умартачылык белән яшәгән кешеләр өчен бал кортларын югалту –фаҗига, чөнки алар төп табышыннан колак кага дигән сүз. Аларның барысы да бик булдыклы һәм гади, эшчән кешеләр -  елның 360 көнен шуның белән яшиләр. Шуны да әйтеп узмый булмый,  бал белән шөгыльләнүчеләрнең саны районда едан ел арта бара анысы. Менә быел да 24 кеше өстәлде әле.  Шунысы күңелне җылытып тора -  көннәр утырды кебек, кояшы да шактый  кыздыра, хәзер умартачылар бар өметләрен шул  юкә чәчәгенә баглыйлар. Кортлар рәхәтләнеп оча башласалар, алты тәүлек эчендә генә дә  ояларын  бал белән тутырырга мөмкиннәр. Синоптиклар алдагы көннәрдә утыз градуска кадәр кызу булачак дип ышандыралар, анысы яхшы, тик менә төнге температура да 17 градустан да ким булырга тиеш түгел бит әле, чөнки нектар төнлә бүленә, умарта аны иртәнге дүрттән төнге унга кадәр җыя”, - дип аңлатма бирде белгеч. 

Зөлфирә Гыйльманова тагын бер җитди мәсьәлә - умартачылар һәм аграрийлар арасында  үзара элемтә булдыру турында да сөйләп узды. 

- 2023 елның 10 июлендәге 306-ФЗ номерлы тагын бер федераль закон да умартачылыкка кагыла. Документ шулай ук 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк. Бу закон умартачыларга басуларны эшкәрткәндә пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану турында мәгълүмат бирү вакытын төгәлләштерә. Яңа таләпләр буенча аграрийлар басуларны эшкәртү турында аның башлануына кадәр 10 көннән дә иртәрәк һәм 5 көннән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш булачак, бу умартачыларга пестицидларны куллануның һәр очрагы турында вакытында белергә мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә Россиядә фермерлар умартачыларга басуларны эшкәртүгә кадәр 3 көннән дә соңга калмыйча пестицидлар куллану турында хәбәр итәргә тиеш дигән норма гамәлдә. Әмма еш кына аграрийлар умартачыларга планлаштырылган эшкәртүләр турында сезон башында гына хәбәр итәләр һәм аннары кырларны хәбәрсез эшкәртәләр. Моны булдырмас өчен без районның барлык аграрийларын бергә җыеп, аңлатмалар биреп торабыз, фермерлар, агрономнар, урман хуҗалыгы һәм ветеринар берләшмә җитәкчеләре, умартачылар катнашында түгәрәк өстәлләр уздырабыз. Умартачылар аграрийларны кортлар очкан көндезге сәгатьләрдә агулау эшләреннән тыелып торуларын үтенәләр. Тагын бер мөһим чара – без үз чиратыбызда умарта тотучыларның рәсми теркәлүен,  умарта паспортлары булдыруларын да сорыйбыз. – диде ул. 

Чыннан да, умартачылар һәм аграрийлар үзара аңлашып, хәбәрләшеп эшләгәндә бар да уңай булыр.  Умарта кортының авыл хуҗалыгында да  роле зур бит. Нинди генә заманча ысуллар куллансак та, күпчелек культураларны бал кортлары серкәләндерә. Серкәләндерүнең 80 проценты нәкъ менә аларга туры килә. Бер корт көненә – 4 мең,  ә яхшы корт гаиләсе 40–50 миллион чәчәккә куна икән бит. Нәкъ менә аларның тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә көнбагыш, карабодай 20–30 процентка күтәрелә. Җиләк-җимеш агачларының уңышы исә 30–40 процентка арта, ди белгечләр. 

Газетабызның алдагы саннарында  да Әлмәт җирлегендә умартачылык белән шөгыльләнүчеләр турында язмалар урын алачак, игътибар белән укып барыгыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса